Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:27

Русиядә милли һәм диниара нәфрәтнең сәбәбе – миграция сәясәтенең төптән уйланылмаганлыгында. Үтәмилләтчеләр аеруча да зур шәһәрләрдә укмаша.

Бу хакта рассачылык һәм ксенофобиягә багышланган халыкара җыенда Русиядә кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Владимир Лукин белдерде.

Аның сүзләренчә, бер яктан Русиягә кешеләр җитми. Бу илнең зур булуы һәм демография хәлнең катлаулылыгы белән аңлатыла. Шул ук вакытта кайбер өре шәһәрләрдә кеше артык күп һәм ул читтән килгәннәргә нәфрәт уятуга сәбәп булып тора.

“Бу өлкәдә максатчан стратегия кирәк”, ди Лукин.

Һәм ул мәсьәләне хәл итү өчен яңа төзелгән хөкүмәтнең миграция сәясәте комиссиясенә өметләнә. Әлеге комиссия төзү турындагы карар май азагында кабул ителгән иде.

Әмма күпләр комиссия төзү генә ниндидер уңышка китерәчәгенә шикләнә. Чөнки әлеге өлкәдәге җинаятьләрнең кинәт артуы Русиядәге икътисади хәлләр белән аңлатыла. Өре шәһәрләрдә яшәүче төп халык эш таба алмау, акчасызлыктан интегеп, читтән килүчеләргә “каныга” башлый. Ягъни алар җирле халыкның эш урыннарын ала дип саный.

Генераль прокуратураның федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтү һәм экстремизмга каршы тору идәрәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Җафяров белдерүенчә, соңгы елларда экстремистик җинаятьләр саны 30% арткан. Быелның 4 аенда гына да 187 җинаять кылынган. Узган елны бу сан – 114 булган.

“Моңа икътисади кризис сәбәпче. Җинаятьләр күпчелектә өре шәһәрләрдә кылына. Мәскәү, Петербур, Татарстан һәм Түбән Новгородта иң күп җинаятьләр теркәләгән”, диде ул.

Чыннан да берничә ел элек Петербурда милләттәшебез Дамир Зәйнуллинны такырбашлар чәнчеп үтергән иде. Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте дә әледән-әле такырбашлар һөҗүменнән зарлана.

Татарстан исә милли татулык төбәге буларак күрсәтелә. Шуңа Җафяровның республиканы бу исемлеккә кертүе күпләрне бераз аптырашта да калдыргандыр. Әмма соңгы вакытта Казанда да әледән-әле мондый хәлләр очрый.

XS
SM
MD
LG