Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Республикада җитештерелгән товарларның абруен арттыру максатыннан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе әлеге исем астында акция үткәрә башлады.

Татарстанда җитештерелгән товарлар белән чит илдән кергәннәр арасындагы көндәшлек күптәнге проблема. Әллә кризис, әллә башка сәбәпме, бу мәсьәләгә Русия җитәкчелеге дә игътибар итте. 3нче июнь көнне бер төбәктә җитештерелгән товарларның икенче төбәктә сатылу проблемасына багышланган җыелышта президент Дмитрий Медведев бу хакта кискен фикер әйтте. Үз чыгышында ул: “Безнең икътисад базарын берничә өлешкә бүлергә кем кушты? Бу нинди феодализм? Моңа кризис сәбәпче була алмый. 93 елда яшәмибез”, диде.

Татарстан үзенең азык-төлек базарына чит ил җитештерүчеләрен кертүгә каршы түгел. Республика кибетләре киштәләрендә дә өстенлек чит ил товарларына бирелә. Әмма шулай да халык республикада чыгарылган товарларны өстен күрсә, бу Татарстан икътисадының үсешенә китерер иде, ди белгечләр.

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе дә шул фикердә тора. Республикада җитештерелгән товарларның абруен арттыру максатыннан бу ике идарә “Татарстанныкын сатып ал” акциясен үткәрә башлады.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге чара нәтиҗәсендә кешеләр республикада чыккан товарлар, аларның сыйфатлары турында күбрәк беләчәк.

Акция кысаларында “Яңа гасыр”да чыга торган “Семь дней”, “Татарстан хәбәрләре”, “Новости Татарстана”, “Хәерле иртә, Татарстан”, “Доброе утро, Татарстан”, “Среда обитания”, “Татарлар”, “Мужское дело” республикада җитештерелгән товарлар турында видеоязмалар күрсәтеләчәк. Оештыручылар бу мәгълүматны 35 миллион кеше күрәчәк ди.

Акция барышында Татарстан халкы җирле товарларның сыйфатына һәм төрлелегенә карата үз киңәшләрен дә бирә алачак. Билгеле бер вакыт арасында иң күп товар сатып алганнарга исә, махсус бүләкләр дә каралган.

“Татарстанныкын сатып ал” акциясен үткәрер алдыннан, 4 июнь көнне сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы исә “Татарстанның иң яхшы товарлары” бәйгесенә йомгак ясады. Быел бу чарада 213 шәркәттән 343 товар катнашкан. Җиңүчеләр “Русиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесендә катнашу хокукы алган.

XS
SM
MD
LG