Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:49

Бу атнада Татарстанда халыкара һәм федераль дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйгалар, мәдәни чаралар күп булды. Аларны оештыру һәм үткәрү Русиянең өченче башкаласы буларак танылучы Казанның халыкара абруен арттыра, аңа зур җаваплык өсти.

Бу атнада Казанда берсеннән-берсе җитди һәм күркәм чаралар үтте. Төрки халыклары театрларнының “Нәүрүз” фестивале дисеңме, Корея мәдәнияте көннәре дисеңме, Казан авиация берләшмәсендә ясалган ТУ-214 очкычының Русия прездентының эшләр идарәсенә тапшырулуы дисеңме, Кытай эшмәкәрләренең Казан боралакларын үз илләрендә җитештерүне хәстәрләү дисеңме – барысы да шаулап-гөрләп тора. Дипломатлар, чит ил эшкуарлары төялгэн машиналар үзәк урамнарында гел очрап тора.

Бары иде бит тыныч заманнар! Көне буе урамда басып торасың, әллә нигә бер машина үтеп китә. Аның нинди төскә буялганын, машина номерен җентекләп карыйсың. Ә инде чит илдән килүчеләр булса, аны дүрт күз белән күзәтәсең. Кем ул, кайдан килгән, нишләп йөри, бездән нәрсә белән аерыла. Ә хәзер инде андый тынлык юк. Урамга машина белән чыгу өчен чират торырга яисә озаклап бөкеләрдә утырырга туры килә. Хәзер Казан урамнарында Әгерҗе, Кукмара, Чирмешән районнарыннан килгән машиналар сирәк очрый, авыл тамгалы йөк машиналары кайдадыр басуда, ферма тирәсендә йөридер. Казан урамнарында хәзер жиңел автолар җилдерә, я Мәскәү чиновниклары, я чит ил кунаклары очрап тора.

Әйтик, җомга көнне Казанга Русиянең хисап палатасы җитәкчесе Сергей Степашин килде. Ул тикшерү һәм хисаплау оешмаларының гомум федераль киңәшмәсен үткәрә. Андый кунаклар белән, әлбәттә, иң югарыдагы җитәкчеләр очраша. С.Степашинны Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөретте.

Премьер-министрга, президентка андый вазыйфалар тагын да күбрәк йөкләнә. Миңтимер Шәймиев шул вакытта Петербурда икътисади форумда Медведев, Путин белән бергә йөри. Казанда Идел буе төбәгендәге сайлау комиссиясе җитәкчеләренең киңәшмәсе үтүен дә әйтергә кирәк. Шулай шул, әгәр “Русиянең өченче башкаласы” дигән исем Казанга ябыштырыла икән, аны акларга кирәк. Бу исем чын гамәлләр нигезендә яулап алына, ул шәһәрнең яки төбәкнең дәрәҗәсен билгели.

Ни дисәң дә, Казанны Тверь, Псков, Владимир кебек борынгы урыс шәһәрләре белән дә, Урюпински кебек провинциаль калалар белән дә чагыштырып булмый. Шулай да “Без - өченче башкала!”дип төкерек чәчү килешеп бетмәс иде. Заманында, Русия дигән дәүләт булмаганда да, Казан булган. Урта гасырларда татар мәркәзе (Сарай, Казан калалары) хәзерге Русия биләгән җирләрдә иң зур сәяси һәм мәдәни үзәк булып хезмәт иткән. Бары тик Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгын алгач кына, Русия чын дәүләткә охшый башлаган. Мәскәүнең дәрәҗәсе арткан, ә Казанныкы бераз түбәнгә таба тәгәрәгән.

Хәзерге Казан күтәрелешен бәяләгәндә тарихи дәүләтчелек рухы да сизелә. Борынгы татар дәүләтләрен дөньяда хәтерлиләр. Татарлар өчен Казан өченче башкала түгел, ә борынгы зур мәркәз – беренче башкала буларак таныш.

Башкала булу шәһәргә бәйсез дәүләт билгесе бирә. Татарстан бәйсез ил түгел, әмма Согуд Гарәпстанының, Төркиянең Русиядәге көннәре Мәскәүдә юньләп үткәрелмәде, ә Татарстанда зурлап оештырылды. Хәтта Кыргызстан һәм Русия президентлары килешүе белән бөек язучы Чынгыз Айтматовны искә алу да Казанда үткән иде. Мондый шартларда Татарстан зыялыларына гыйлемле, мәдәни зат булырга туры килә. Корея мәдәнияте көннәре дә 5-8 июньдә Казанда үткәрелә. Көньяк Кореяның илчесе, җыр-бию ансамбле, тэквандо буенча белгечләре Казанга килделәр. Казанлыларга да көгчыгыш цивилизациясен өйрәнергә туры килә.

Бу эшләрнең тагын бер хикмәте бар. Казанны өченче башкала дип атап та, ул ямьсез, пычрак, надан халыклы бер җәһәннәм булса, кызык булмас иде. Бөтен татар халкының мәркәзе дигән исемне Казан аклыймы соң? Һәрхәлдә акларга тиеш. Конституциядә дә, Мәскәү белән төзелгән шартнамәдә дә татарларга ярдәм итү миссиясе яздырылган. Атна башында Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация махсус очкыч белән Оренбур өлкәсендәге татар мәдәнияте көннәренә барып кайтты. Анда татар йорты ачылды, Оренбур татарларының атаклы вәкилләрен дә искә алдылар. Элекке заманнар булса, милләт исеме белән өлкә губернаторлары каршына утырып, аяк терәп сөйләшүгә кем ышаныр иде? Ә хәзер бу гадәти хәл.

Төрки халыкларының мәдәни оешмасы ТӨРЕКСОЙның җитәкчесе Дүсән Касеиновның “Нәүрүз” театр фестивалендә катнашуы да күңелле һәм табигый вакыйга. Ул гына да түгел, шимбәгә каршы төндә Татарстанның рәсми вәкиллеге туп-туры Истанбулган очып, Төркиянең эшлекле башкаласында татар йортын ачуда катнашачак. Быел кризис вакыты булса да, Русиядә һәм чит илләрдә үтә торган Сабантуйларына Татарстанның сәнгатькәрләре, район, шәһәр администрацияләре бәйрәм итәргә дә, ярдәм күрсәтергә дә барачак.

Мәркәз булу - мәшәкатьле һәм авыр эш. Кунакларны да кабул итәсең, үзең дә барып чыгасың, дипломат булу кирәк. Чит ил вәкилләрен каршылап үз кардәшләреңне дә онытырга ярамый. Әйтик, чит илләрдә һәм төбәкләрдә үтүче Сабантуйлар исемлегендә күрше Башкортстанның шәһәр, районнары юк. Димәк, Уфага илче җибәрергә вакыт җиткән. Күршелек хакына булса да, бер-береңә ешрак йөрү, кайчандыр төзелеп, хәзер онытылган шартнамәләрне яңарту зыян итмәс иде.

Шушы мәшәкатьле авыр, җаваплы эш – башкала вазыйфасын үтәү өчен хакимияткә дә, җәмәгатьчелеккә дә бик каты тырышырга туры килә. Татарстанлыларга, бигрәк яшьләргә мәркәздә яшәүче, үзен югары мәдәниятле, милли үзаңлы итеп таныту өчен эшлисе дә эшлисе.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG