Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:33

Татар җыены урамда үтәчәк


Башкортстан татар милли оешмалары бу шимбәдә Уфада зур җыен оештыра.

Аның көн тәртибенә әлегә өч төп мәсьәлә кертелгән. Аның беренчесе Уфа татар милли-мәдәни мөхтәриятенең 5 еллык эшчәнлегенә йомгак ясау. Икенчесе – Башкортстан Татар милли-мәдәни мөхтәриятен төзү конференциясе. Һәм көн тәртибендәге өченче мәсьәлә итеп Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгын билгеләү. Шунда ук татар иҗтимагый үзәгенең яңа низамнамәсен тикшерү һәм яңа идарәсен сайлау да каралган.

6 июньдә үтәчәк җыенга республикадан делегатлар сайланган. Җәмгысе бар республика буенча бу шимбәдә үтәчәк чарага 117 кеше вәкил булып килергә тиеш. Әлеге җыенны оештыру комитеты җитәкчесе, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, татар оешмалары җыенына бина алу мәсьәләсендә тагын проблемалар килеп туган. Хакимиятләр башта моңа ризалык биргән. Әмма хәзер кайсы гына мәдәният сараена мөрәҗәгать итсәләр дә, төрле сәбәпләр табып, бина бирмәүне хуп күрәләр икән.

Шушы шартларда киңәшмәдә катнашучылар республика татар милли-мәдәни мөхтәриятен төзү җыенын татар җәмәгать эшлеклесе һәм эшкуар Рамил Бигнов тарафыннан татар гимназиясе өчен дип тапшырылган һәм соңрак хакимиятләр тарафыннан җимертелгән бина янәшәсендә, ачык һавада үткәрергә килеште.

“Республиканың татарлар яшәгән һәр төбәгеннән вәкилләр килә. Шимбә көнне үтәчәк чараларда алдан каралган барлык мәсьәләләрне дә тикшерергә өметләнәбез”, ди Мәҗит Хуҗин.

XS
SM
MD
LG