Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бензин бәясе өскә сикерде


Башкортстанда җомга көнне бензин һәм дизель ягулыгына хаклар кинәт өскә менеп китте.

Хәзер бензинның 1 литры бәяләре 1 сумга артты. Ә дизель ягулыгы 50 тиенгә күтәрелде. Моны ягулык белән тәэмин итүче оешмалар нефтькә күпләп сату бәяләренең артуы белән бәйләп аңлата.

Башка күрше төбәкләр белән чагыштырганда Башкортстанда бензин һәм дизель ягулыгы хаклары болай да югары иде. Мисал өчен, 92 ле һәм 95ле бензин бәяләре Башкортстанда, күрше Татарстан белән чагыштырганда, 3,5-4 сумга кыйммәтрәк иде.

Икътисад белгечләре Башкортстанда ягулык бәяләренең якын киләчәктә тагын да күтәреләчәген фаразлый. Шулай итеп, соңгы ярты елда азмы-күпме кимеп барган хаклар, кабат өскә үрли.
XS
SM
MD
LG