Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пикалево халкы Путинның гамәлләреннән канәгать


Ленинград өлкәсендәге Пикалево шәһәрендәге халыкка эш хакын бирә башлаганнар. Бу шәһәрдәге социаль-икътисади кризис Русия премьер министрының тыкшынуыннан соң хәл ителде.

Сәнәгать ширкәтләре эшне башларга җыена, хезмәткәрләргә эш хакы түләнә башлады, эшчеләрне кыскарту планнары кичектерелде, һәм эштән куу бәлкем бөтенләй булмас, дип хәбәр итте һөнәр берлекләре вәкилләре.

"БазэлЦемент-Пикалево", "Метахим", "Пекалево цементы" ширкәтләре хезмәткәрләре эш хакы бирелмәвенә каршылык белдереп федераль юлны япканнар иде. Нәтиҗәдә берничә километрлык бөке барлыкка килде.

Русия премьер-министры Владимир Путин, шәһәргә килеп, төп ширкәт хуҗалары белән очрашты, аларны каты тәнкыйтьләде һәм мәсьәләне алардан башка хәл итү белән янады.

Җитәкчеләр арасында Русиянең элекке иң бай кешеләрнең берсе, танылган эшмәкәр Олег Дерипаска да бар иде.

Элегрәк Дума, Пикалевадагы социаль киеренкелекне хәл итү өчен бу ширкәтләрне дәүләт кулына кайтарырга тәкъдим иткән иде.

Очрашудан соң вице-премьер Игорь Сечин Пекалево шәһәрендәге төп ширкәтләр үзара килешүгә иреште, дип хәбәр итте.

Чит ил мәгълүмат чаралары низагны каты кул сәясәте нәтиҗәсендә чишелүен тәнкыйтьли.

Русия сәнәгатьчеләр берлеге башлыгы Александр Шохин, мондый юл белән мәсьәләнү хәл итү бер генә ширкәте булган башка шәһәрләрдә социаль шартлауга китерергә мөмкин, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG