Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Меркель белән очрашты


Обаманың Германия сәфәре алдыннан, бу сәфәрнең артык кыска вакытлы булуы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең суынуын аңлата, дигән сүзләр таралган иде.

Меркель белән очрашудан соң үткән матбугат очрашуында Обама бу имеш-мимешләрне кире какты, Америка белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне бик яхшы дип атады:

"Ике ил арасында гына түгел, ике хөкүмәт арасында да мөнәсәбәтләр бик яхшы. Минем Германиягә сәфәрем турындагы имеш-мимешләр бер гади нәрсәне искә алмый – ул да булса, вакыт кытлыгын – бүген Якын Көнчыгыштан килеп, иртәгә Норманиядә дә булырга кирәк, тәүлектә исә нибары 24 сәгать."

Пәнҗешәмбе Каһирәдә ясаган чыгышында Обама мөселман дөньясы белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга чакырды. Якын Көнчыгыштагы вазгыять Обама-Меркель очрашында да төп урын алып торды.

Обама бу чыгышы белән Израил белән Фәләстин арасында солых сөйләшүләрен яңарту өчен нигез салганын әйтте. Киләсе атнада Кушма Штатларның махсус вәкиле Дҗорҗ Митчел кабат төбәккә барачак.

Ангела Меркель Обаманың бу тырышлыгына югары бәя бирде һәм Германиянең дә бу өлкәдә тулы хезмәттәшлеген вәгъдә итте:

"Президент Обама кичә Каһирәдә бик әһәмиятле чыгыш ясады. Бу чыгыш күп кенә сәяси гамәлләргә этәргеч була ала, бигрәк тә Якын һәм Ерак Көнчыгышта солых процессларын искә алганда."

Дрезденда үткән матбугат очрашуында Обама шулай ук Иран белән "җитди диалог" башларга әзерлек белдерде. Аның фикеренчә, бу Якын Көнчыгышта атом коралы ярышын туктатырга ярдәм итә ала.

Корал чикләү мәсьәләсенә кагылып, ул киләсе айда Русиягә барып, ике илнең дә атом коралын кыскарту турында сөйләшү ниятен белдерде.

Икътисади кризиска кагылып, Обама аңа каршы кулга-кул тотынышып көрәшергә чакырды һәм Кушма Штатларның протексионизм белән шөгыльләнмәячәген вәгъдә итте.

Ике җитәкче шулай ук Гуантанамо төрмәсен ябу мәсьәләсен дә күтәрде. Обама бу төрмәне гыйнвар аенда ябарга вәгъдә итә. Алман сәясәтчеләре андагы кайбер тоткыннарның Германиягә кайтып урнашуын, йомшак итеп әйткәндә, бик теләми.

Обама сүзләренчә, ул бүгенге очрашуда Меркельдән моны сорамаган да:

"Гуантанамо төрмәсен ябуда ярдәм мәсьәләсен без Европа Берлеге белән күтәргән идек. Меркель ханым безнең белән бу турыда ачыкча сөйләште. Без аннан бернинди вәгъдәләр дә сорамадык, ул да бернинди вәгъдәләр дә бирмәде."

Бу очрашудан соң Обама Меркель белән Бухенвальдка барып, 56 мең кешенең гомере өзелгән урын - элекке концентрация лагерын зиярәт итте. Обама Бухенвальдка килгән беренче американ президенты булды. 1946 елда аның бер абыйсы күршедәге Оһдруф лагерын азат итүдә катнашкан булган. Бухенвальдны барып күрү теләген ул шуның белән дә аңлатты.

Соңыннан Обама Ландштуль хастаханәсенә барып, Гыйрак һәм Әфганстанда яраланган һәм хәзер шул хастаханәдә дәваланып яткан американ хәрбиләренең хәлен белде.

Шимбә көнне американ президенты Нормандиядә икенче фронт ачылуга 65 ел тулу уңаеннан үтәчәк тантаналарда катнаша.
XS
SM
MD
LG