Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:37

Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә “Хәзерге заманда төрки-татарлар, аларның үткәне, хәзергесе һәм үсеш юллары” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция Бөтендөнья татар конгрессы, Казакъстан халыклары ассамблеясе, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре, Өлкә татар иҗтимагы үзәге, “Нур”, “Атан” фиркаләре филиаллары, Семей шәһәренең Шакарим исемендәге дәүләт университеты, Медицина академиясе һәм Семейның татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылды.

Конференция эшендә Казакъстанның төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында әлкә хакимияте вәкиле Михаил Ахкаев, Татарстанның Казакъстандагы вәкиле Илдус Тарханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Семейның югары уку йортлары галимнәр һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар булды.

Беренчеләрдән булып конференция кунакларын өлкә хакимияте исеменнән Михаил Ахкаев тәбрикләде. “Семей шәһәре - республикабызның рухи үзәге булып тора. Безнең шәһәрдә 13 милли оешма эшли. Татарлар башкарган эшләре белән үрнәк булып торалар. Калганнар да хәзер, татарлар үрнәгендә, үзләренең милли бәйрәмнәрен үткәрә башладылар”, диде Михаил Ахкаев.
Президиум әгъзалары

Аннан соң тәбрикләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыкты. Ул да Семей шәһәренең Татар иҗтимагый үзәгенең эшенә югары бәя бирде. “Мондый җитди чаралар оештырыла икән, димәк биредә булдыклы, зиһенле кешеләр яши”, диде. Залда татарча аңламаучылар шактый булуга карамастан, Ринат әфәнде чыгышының күп өлешен татар телендә ясады.

Конференция барышында програмда каралган докладларның күпчелеге укылды. Татарстанның Казакъстандагы вәкиле Илдус Тарханов үзенең докладында төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар турында тарихи мәгълүматлар сөйләде, яшәгән җирләренә, кыяфәтләренә, кием-салымнарына, эшчәнлекләренә карап, аларга характеристика бирде, гәдатләре хакында әйтте.

“Безнең хатын-кызларыбыз яхшы ана, уңган хуҗабикә булып тәрбияләнәләр. Шул сәбәпле ахры, еш кына кызларыбызны башка милләт егетләре кияүгә ала. Андый гаиләләрдә туган бала, кызганычка каршы, бик сирәк татар булып үсә. Татар халкының саны бәлки шул сәбәпле дә артмыйдыр”, дигән сорау да куйды Ильдус әфәнде.

Уралски шәһәренең Утемисов исемендәге университет галиме, профессор Разак Әбүзәровның чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Разак әфәнде төрки халыклар кайбер ачышларны күпкә алдан ясаган булулары турында сәйләде. Мәсәлән, Ислам чыганаклары буенча җирнең кояш әйләнәсендә хәрәкәт итүе хакында Коперник ачышына кадәр 7 гасыр алдан билгеле булган. “Баланың ана карынында ничек үсүе турындагы да борыңгы язмалар табылды”, ди Разак әфәнде. Шушы һәм башка язмалар мисалында ул төрки халыкларның рухи мәдәният нигезен тергезү эшләрендә хәзерге вакытның глобаль проблемаларын чишү мөмкинлеге булганлыгын бәян итте.

Конференция барышында ясалган тагын бер докладка тукталырга кирәк. Семей шәһәр музее хезмәткәре Светлана Киляоглева 19-нчы гасыр урталарында, Семей шәһәрендә яшәүче татарның – Гали Сарыбайның оча торган көймә ясавы турында сөйләде. Гали әфәндегә, шул көймәдә елга аркылы очып чыкканны өчен “Очучы татар” дигән кушамат бирелүе турында әйтте. Бу хәл очкычлар уйлап чыгарганга кадәр күпкә алдан булган.

Борыңгы төрки халыкларның булдыклы, уңай фикер йөртүче халык булулары хакында сөйләүчеләр күп булды. Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәреннән килгән Луиза Шәмсетдинова конференциядә катнашучыларны үзләренең башкарган эшләре белән таныштырды, 2-4-нче июль көннәрендә Тубыл шәһәре янындагы аланлыкта - элек Себер ханлыгының башкаласы Искер булган урында җыен оештырырга әзерләнүләре турында сөйләде. Аннан соң ул конференция кунакларын әлеге җыенда катнашырга чакырды.
Конференциядә катнашучылар


Конференция эше, гәдаттәгечә, резолюция кабул итү белән тәмамланды. Анда конференциядә катнашучыларның Казакъстан җөмһүрияте алып барган сәясәтне хуплаулары, киләчәктә дә илләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре саклауның әһәмиятенә басым ясаулары турында язылган.

Аннан тыш Татарстан белән мөнәсәбәтләрне тагын да якынайтырга, милләтне үстерүдә уртак проектлар булдыру зарурлыгы белдерелгән. Бу эштә яңа замана технологияләре куллану, интернет аша аралашуны арттыру һәм башка прогрессив тәкъдимнәр кертелгән. Резолюцияне Казакъстан һәм Татарстан вәкиллекләре аша ике ил башлыгына да җиткерергә дигән тәкъдим кабул ителде.

XS
SM
MD
LG