Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семейда Сабантуй гөрләде


Казакъстанның Семей шәһәрендә Сабантуй хәзер ел саен үткәрелеп килә. Быелгы бәйрәм җөмһүрият күләмендә оештырылган иде һәм ул анда үткән Х халыкара татар сәнгате фестиваленең йомгаклау чарасы булды.

Татар халкының Казакъстан җирендә үткән Сабантуенда тәртип саклаучылар хезмәте мәгълүматлары буенча 7 меңгә якын кеше бәйрәм итте. Катнашучылар һәм кунаклар Казакъстанның төрле төбәкләреннән, Астана, Алма-Аты, Чимкент, Павлодар, Кустанай, Талды-Курган һәм башка шәһәрләреннән, Русиянең якын-тирә кайбер шәһәрләреннән, Татарстаннан, Кытайдан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан килгән иделәр.

Сабантуйда шәрәфле кунаклар – өлкә һәм шәһәр хакимиятләреннән, Русиянең һәм Татарстанның Казакъстандагы илчелекләреннән, Бөтендөнья татар конгрессыннан вәкилләр булды.

Бәйрәмгә килүчеләр чәк-чәк белән сыйлана

Бәйрәм гадәттәгечә Иртеш елгасы уртасындагы Полковник утравында барды. Ул дога белән башланып китте. Аннан соң сүз шәрәфле кунакларга бирелде.

БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстан президентыннан сәлам тапшырды, безнең халык кайда гына яшәсә дә, эшләрен, эзләрен калдыра, татар халкы Татарстан белән көчле, ә Татарстан һәрвакыт шушы халкыбызга таяна, диде

Ринат Закиров

Дәрәҗәле кунакларның һәммәсенә казакъ чапаны һәм баш киеме бүләк ителде. Алай гына да түгел, Казакъстанның атказанган рәссамы, Тукай бүләге иясе, Астана шәһәрендә яшәп иҗат итүче Камил Муллашев Сабантуй сәхнәсенә чакырылган һәр кунакка үзе язган рәсемнәрен бүләк итте. Камил әфәнденең бүләк ителгән күп эшләрендә Сөембикә рәсеме сурәтләнгән иде.

“Меңъеллыкка да зур рәсемнәр ясап алып бардым, Сөембикә рәсемен чын күңелдән эшләдем, чөнки ул безнең халкыбызның символы”, диде Камил Муллашев.


Кытайдан килгән милләттәшләребез саф татар телендә чыгыш ясады, Кытайда 5 меңнән артык татар яшәвен белдерделәр, 1986 елдан башлап Сабантуйлар уздырып килүләре турында әйттеләр, 11 июльдә Өремчедә булачак Сабантуйга чакырдылар. “Без, татарлар, бер-беребезне эзләшеп, хөрмәт итеп, дус булып, бер-беребезне кадерләп яшәсәк, дөньяның кайсы почмагында гомер итсәк тә татар дигән исемебез мәңге яшәр иде”, дигән фикерләр әйттеләр.

Кытайдан килгән милләттәшләребез Сабантуй хуҗаларына һәм кайбер кунакларга келәмнәр, рәсемнәр кебек бүләкләр тапшырды, Сабантуйның концерт программасында да катнашып җырлар башкарды.

Кытайдан килгән кунаклар

Бәйрәм барышында чит төбәкләрдән килгән башка милләттәшләребез белән дә әңгәмә кору мөмкинлеге булды. Барнаул шәһәреннән килгән Суфия Закирова үзләренең эшчәнлеге турында: “Өлкәннәр белән эшлибез, җыр ансамбле белән концертлар куябыз, Сабантуйлар үткәрәбез, тагын күп эшләр башкарабыз”, диде.

Чимкент шәһәреннән килгән Гөлшат Сибгатуллина татар хәрәкәтендә беренче көннәрдән үк актив катнашучы. Хәзер ул концертлар алып бара, програмнар, сценарийлар төзи, якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләре укыта.


Семей Сабантуе җырлары, биюләре, милли уеннары белән күркәм генә үтеп китте. Әйтергә кирәк, ат чабышыннан башка анда барлык Сабантуй уеннары да оештырылган иде. Шунысы да үзенчәлекле булды, Сабантуй батырына кәҗә бүләк ителде.

Бәйрәм чараларының төп оештыручысы, Семей татар мәдәният үзәге рәисе, татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗанов бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. “Халыкка, кунакларга ошаса, шуңа риза без, конференция, фестиваль яхшы үтте дип уйлыйм, халык сөйләгән буенча, чөнки үзем бит күрмим нәрсә булып чыкканын, казанның эчендә утырам... мин бүген үземне бәхетле кеше дип әйтә алам”, диде ул.
XS
SM
MD
LG