Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

4 июльдә Төркиядә “Яңа эш урыннарына капитал салуга хөкүмәтнең ярдәм пакеты” игълан ителде. Әмма бу проектны хупламаучылар да бар.

Хөкүмәтләр асылда үз җитешсезлекләрен фаш итәргә яратмый. Сәясәтчеләр халыкны ни кадәр өметләндерсәләр дә, шулай тиеш дип кабул итәләр. Табигый сүз беткән, ни генә әйтсәңдә, халыкны күндерә алмаган чаклар була. Менә күп кенә илләрдә кебек үк Төркия дә дөньякүләм кризисның тәэсиреннән котыла алмады.

Әмма кризиска кадәр үк, Төркиянең бурычлары күп иде. 2008 ел ахырында башланган экономик кризис Төркияне тагын да «бәрде». Экспорты 40 %-ка төште, эшсезләр саны бик күпкә артты. Статистик мәгълүматларга караганда, яшьләрнеж 25 %-нан артыгы эшсез. Халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү сәбәпле, инфляция үсми кебек күренсә дә, кешенең һәр көн кулланган азык-төлек, дарү, яки транспорт чыгамнары үсә бара. Моны базарга йөргән хатын-кызлар яхшы белә.

Кризисны чишүдә Әрдоган хөкүмәте Путин чараларын күрергә батырчылык итми. Путин язмыш шуклыгы дигәндәй, Әрдоган белән бер үк көне кризиска үз җавабын биргән, Пиколавага чакырткан эшмәкәрләрне көчләп, я шушы килешүгә кул куясыз, яисә сезнең фабрик-заводларны дәүләт карамагына алам дип кисәтеп, аларны берничә ай түләнмәгән эш хакларын түләргә мәҗбүр иткән иде. Әмма ирекле базар шартларында мондый методларны кулланып булмаганлыктан, Әрдоган да башкачарак юллар эзли башлады.

Хөкүмәт тә шушы кризистан интеккән эшмәкәрләрне, эшсез калганнарны тынычландыру өчен башта өй җиһазлары, автомашиналардан алынган өстәмә салымны вакытлыча төшерде.

4 июльдә исә “Яңа инвестицияләргә, яңа эш урыннарына капитал салуга хөкүмәтнең ярдәм пакеты” игълан ителде. Шуңа күрә, Төркия тәрәккыять ягыннан дүрт районга бүленә. Беренче районга Истанбул, Анкара, Измир, Бурса, Әскишәһир кебек шәһәрләр керә. Шушы шәһәрләр Измирдән кала барысы да илнең төньяк-көнчыгышында, Измир исә Әгәй диңгезе ярында урнашкан. 4-нче район исә илнең көнчыгышында, ягъни илнең иң артта калган өлеше.

Ярдәм пакетының мәксаты - яңа эш урыннары булдыру, ягъни эшсезлек белән көрәшү. Беренче райондагы илләрдә башлыча югары технология кирәк булган автомашина, электроник, дару, машина төзү һәм оптик җиһазлар эшләп чыгарганнарга бер миллиард лира тирәсендә инвестиция ярдәме биреләчәк. Өстәмә хезмәт иясен эшкә алган өчен эшмәкәр эшче өчен түләгән социал иминият салымыннан ел азагына кадәр азат ителәчәк.

Беренче һәм икенче район шәһәрләрендәге текстиль заводларын өченче һәм дүртенче районнарга күчергән хуҗалар алдагы берничә ел дәвамында 20 % урнына, 5 % кына салым түләячәк.

Хөкүмәтнең ярдәм пакеты игълан ителгәч үк, Истанбул индустрия оешмасы, Измир сәүдә оешмасы, Төркия экспортчылар мәҗлесе бу чарага уңай бәя биргәндә, Чиновниклар һөнәр берлекләре конфедерациясе моны халыкның акчасын байларга тарату дип бәяләде.

Төркиянең иң бай эшмәкәрләрен үзендә җыйган Төркия индустрия эшмәкәрләре оешмасының җитәкчесе Арзухан Доган Ялчындаг: “Бу ярдәмнәр бик яхшы. Ләкин гамәлгә ашырыла алыр микән? Дәүләтнең дефицитларын 90-нчы елларда булган кебек банкалар финанслаячакмы? Ул чакта эшмәкәрләр кайдан кредит табачак?”, дип мондый чараларны гәмәлгә ашыру өчен акча кирәклегенә ишарә итте.

Кыскасы, хөкүмәтнең нияте яхшы, әмма бу проект акчасызлык сәбәпле, матур сүзләр булып калмагае дигән борчылу һәм курку бар. Шушы курку өчен исә байтак сәбәп тә бар. Чөнки кризис вакытында сәясәтчеләр чынбарлыкны мөмкин булган кадәр яшерергә тырыша.

XS
SM
MD
LG