Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар җиңде


Сулда казаннар, уңда фин татарлары
Сулда казаннар, уңда фин татарлары

Фин татарларының “Йолдыз” һәм Казандагы татар-төрек лицейларын бетергәннәрнең җыелма такымнары арасында футбол уены 2:2 исәбе белән төгәлләнде.

Җанатарлар уен барышында я “Казан, Казан” дип, я “Йолдыз, Йолдыз” дип ике якка да көч биреп утырды. “Ни әйтсәң дә, икесе дә үзебезнекеләр – татарлар бит”, дип белдерде алар.

Ике тупны да керткән “Йолдыз” һөҗүмчесе Әргин Туганай үзе Финляндия такымының икенче девизионында уйный икән. “Йолдыз” безнең өчен дусларча очрашу, күңелле итеп аралашу урыны булып тора, дип белдерә ул. Казанга беренче тапкыр килүе аның. Татарстан башкаласы күңеленә хуш килгән.

“Йолдыз” такымының капитаны Раиф Хәйрулла: “Бик өстән алмыйча, сабыр гына уйный башлаган идек, әмма Казан ягы җитди булып чыкты, егетләр шәп уйнады”, дип белдерә.

Раиф Хәйрулла әйтүенчә, “Йолдыз” такымы 1945 елда оешкан. Чит илләргә дә чыккалап торалар. Алжир, Төркиядә булганнар. Эстония татарлары белән дә уйнаганнары бар. “Йолыз” 2002 елда Казанга бер тапкыр килгән булган инде.

Футболчылар Казанга сәфәр чыгымнарының төп өлешен үзебез түләдек, дип белдерә. Финляндия ислам җәмгыяте дә ярдәм кулы сузган.

Раиф Казанда беренче тапкыр гына түгел. Урамнарда татарча күбрәк сөйләшә башлаганнарына игътибар иткән ул. Шулай да киң кулланылышка керсен өчен тагын да күбрәк эшләргә кирәк, мөгаен, дип белдерә.

Газинур Бакиров студент. Әлеге уенның хөкемдары булды ул. “Бу уенның үзенчәлеге - ике якта да татарлар уйнады. Ике як та татарча сөйләде һәм без уенда бер-беребезне татарча аңладык. Иң шәбе менә шул булды”, дип белдерә ул.

Әлеге уен, бәлки, Татарстандагы татар-төрек лицейларын бетергәннәрнең җыелма командасын оештырып җибәрер өчен башлангыч булып торыр. Казаннар ягы такымның капитаны Айрат Гәтиятов әйтүенчә, Финляндиядән килгән такымга каршы уйнар өчен бергә җыелган алар. Лицей тәмамлаган егетләрнең барсы да теге яки бу командада уйный икән. Узләре чемпионат та оештырганнар. “Укып бетерсәк тә, футбол безне берләштерә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG