Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида урам җыены үтә


Иркутски өлкә хакимияте каршында дүшәмбе көнне Байкал кәгазь ясау ширкәтеннән кыскартылган ике меңләп кеше каршылык чарасы уздырды.

Өлкәнең Байкальск каласында шәһәрнең икътисади көче булган бу комбинатта урыннарны кыскарту аркасында шәһәрнең һәр сигезенче кешесе эшсез калды.

Узган сишәмбе 50 кеше ачлык игълан итте. Алар 80 миллион сумга җиткән хезмәт хакы бурычларын түләүне таләп итә.

Бүген Иркутскида узган урам җыенының максаты – яңа губернатор Дмитрий Мезенцов игътибарын Байкальскидагы хәлләргә җәлеп итү.
XS
SM
MD
LG