Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Татарстан йорты ачылды


6 июнь көнне Истанбулның Европа өлешендә, нәкъ борынгы шәһәр ныгытмалары янында Истанбул Бөек шәһәр бәләдиясе тарафыннан төзелгән Топкапы мәдәният паркында Татарстан мәдәният йортының ачылыш тантанасы узды.

Бәләдия җитәкчелеге биредә бәйсез Төрки дәүләтләр һәм Төньяк Кипер төрек республикасы өчен 100-150 квадрат метрдан торган мәдәният йортларын ачудан тыш, Татарстан белән Башкортстан өчен дә берәр йорт ачмакчы булган иде. Ләкин Мәскәү, безнең дә байрагыбыз эленмәсә, моңа ирек бирмибез дигән шарт куйды.


Озак бәхәсләшкәннән соң Татарстан һәм Башкортстан байраклары уртасына Русия байрагы куелды. Шулай ук Мәскәүнең бу шартына җавап итеп, ишеккә эленгән язуда да Русия федерациясе исеме кечерәк хәрефләр белән язылды. Шулай итеп, Татарстан һәм Башкортстан йортларының ачылуына рөхсәт бирелде.

Беренчеләрдән булып Татарстан йорты тантаналы рәвешә ачылды. Бу чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Русиянең Анкарадагы илчесе Владимир Ивановский, Истанбул Бөек шәһәр бәләдиясе рәисе Топбаш катнашты.


Бу тантана кояш астында амфитеатрда дәвам итте. Әмма төп чараларда нигездә төрек һәм рус рәсмиләре генә катнашты. Ә Истанбулдагы татарларга монда урын табылмады.

Истанбулда Сабантуй бәйрәме

Шуннан соң бу тантана Сабантуй бәйрәме белән дәвам итте. Бәйрәмдә чыгыш ясаган ТЮРКСОЙдагы Татарстан вәкиле Зәнфирә ханымның озак еллар буе Анкарада яшәп тә, әйбәтләп төрекчә сөйләшә алмавы да күпләрне шаккатырды.


Амфитеатрда меңгә якын кеше булса, аларның 10% гына татарлар иде. Озак еллардан бирле урман арасында күңел ачкан, төрле Сабантуй ярышларына күнеккән татарлар өчен, бу чара бераз сәяр тоелды. Ә иң шаккатырганы бу Сабантуйның рус-татар бәйрәменә әверелүе.

Концертны алып баручы Илфат Габдрахманов та бертуктаусыз русча сөйләде. Соңында аның русча сөйләве каршылыкка сәбәп булды. Ул моңардан сабак алмагандай “бездә йөз төрле милләт яши, безнең өчен нинди телдә сөйләү мөһим түгел” дип әйтте тамашачыларга. Үз сүзендә ул “Мәскәүләр тотса якаң” дигән сүзне дә искә төшерде. Илфат әфәнде үз сүзләрен яклау өчен руслардан татарча бер җыр да җырлатты. Татарстанга барып кайтканнар бернинди русның татарча сөйләмәвен яхшы белә, шуның өчен бу алым бик үк җиңеп чыкмады дияргә була.


Биючеләр уңышлы иде, бигрәк тә балаларның биюләре зур алкыш җыйды. Ләкин рус биюве дип матрослар биюве күрсәтү милитаризм дулкыннары өстәде. Моны тамашачыларның ничек аңлавы әйтүве кыен.

Кыскасы, Төркиядә Татарстан йорты зур тантана белән ачылды. Ләкин бу кечкенә бинада нинди мәдәни активлыклар булачагын әйтүе кыен. Тик бер ягы мөһим, төрекләр Русия куластындагы татар һәм башкорт туганнарын онытмады, иң кимендә аларның исемнәрен бу мәдәният паркында яшәтергә теләде.
XS
SM
MD
LG