Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:01

Атлантикта каза урынында 17 мәет табылды


Франциянең Air France һава юллары ширкәтенең Атлантик океан өстендә булган очкыч казасында һәлак булган 17 кешенең мәетләре табылды.

А-330 очкычында барлыгы 228 кеше булган. Алар арасында исән калучылар юк, дип санала. Очкыч Бразилия башкаласы Рио-де-Жанейродан Парижга юл тоткан булган.

Очкычның кара тартмаларын эзләү өчен төбәккә Франциянең су асты көймәләре җибәрелде.

XS
SM
MD
LG