Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея 2 АКШ журналистын хөкем итте


Төньяк Корея АКШның ике хатын-кыз журналистын 12 ел мәҗбүри хезмәткә хөкем итте.

Кореянең үзәк мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Үзәк мәхкәмә журналистлар "зур җинаять" кылуда гаепләнә дигән карар чыгарган.

Лаура Линг һәм Эуна Ли исемле журналистларның нинди җинаятьтә гаепләнгәннәре хәбәр ителми.

Хәбәрчеләр АКШның Current TV телевидение ширкәте өчен эшләгән. Алар март аенда Төньяк Кореядән Кытайга үтеп керүче качаклар турында мәгълүмат җыйганда чик буенда кулга алынган.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон якшәмбе көнне гаепләүләр нигезсез, дип Төньяк Кореяне тоткыннарны чыгарырга чакырды.
XS
SM
MD
LG