Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:14

Төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале Сабантуй белән тәмамланды. Татарстанның театр сәнгате әһелләре киләчәктә Башкортстанда үткәрелүче “Туганлык” фестивале белән “Нәүрүз”не бергә оештыру турында хыяллана.

3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивале үтте. Сәнгать җыенында 20-дән артык театр төркеме катнашты. Кырымтатар, уйгур, алтай, тува халыкларының театрлары матди кыенлыклар аркасында фестивальгә килә алмады.

Камал театры мөдире, фестивальнең җитәкчесе Шамил Закиров “Нәүрүз”нең төп нәтиҗәсе итеп төрки дөньяда яңадан-яңа театрларның билгеле булуын, аларның үзара ярышыр хәлдә икәнен әйтә.

“Казакъ, кыргыз, хакас театрлары фестивальнең ачышы булды”, ди Закиров.

Татарлар башкортлар белән берләшергә тели

Киләчәктә Шамил Закиров игезәк туганданнардай булган “Нәүрүз” һәм “Туганлык” театр фестивалләрен бергәләп үткәрергә кирәклеген искәртә. Эш шунда, “Нәүрүз”не Татарстан, ә “Туганлык” фестивален Башкортстан оештыра. Әмма әлеге фестивальләрнең максатлары да, үткәрелү рәвеше дә бер үк икән.

Сулдан: драматург Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров
Шамил Закиров фикеренчә, Татартстан “Нәүрүз” фестивален үткәрүне үз өстенә алгач, Башкортстанның татарстаннардан калышмауларын күрсәтәсе килгән.

“Башкорт күршеләребез белән сөйләшүләр алып барачакбыз. Бәлки, алардагы “Туганлык” фестивале белән “Нәүрүз”не берләштереп булыр. Бу фестивальләрне тәнкыйтьчеләр игезәк туганнар дип атады. Чыннан да, катнашучылары да, үткәрелү шартлары да бер үк. Аларны берләштерә алсак, фестивальнең дөнья күләмендәге дәрәҗәсен тагын да күтәрә алыр идек. Ләкин монда безнең генә көчебез җитмәс, сәясәтчеләрнең дә ярдәме кирәк булачак”, ди ул.

Кыргызлар татарларны батыр итеп белә

Кыргызстанның Бишкәк шәһәреннән килгән театр “Җәшел” исемен йөртә. Театрның артисты Алтынбәк Мәхмүтов “Нәүрүз” фестиваленең нәтиҗәле узуын белдерде. Алар төрки театрларның артистлары, спектакльләре белән ныклап танышканнар, тәҗрибә туплаганнар.

Алтынбәк Мәхмүтов төрки халыкларның Казанга тартылуларын татарларның дәүләтләре өчен көрәшүләреннән күрә. Башка халыкларга ватанпарвәрлек ягыннан үрнәк булуларын да әйтә. Бу Сабир Өметбаев исемен йөрткән Минзәлә театрының “Мөһаҗирләр” спектаклендә дә чагыла, диде ул.
Кыргызларның "Җәшел" театры артистлары


“Урыслар татарларны чукындырарга теләгән. Шуңа күрә күпләре Төркиягә дә чыгып качкан. Бик күп газаплар чиккәннәр. Түзем булганннар”, ди Алтынбәк Мәхмүтов.

Кыргыз артисты шулай ук кыргыз егете татарга өйләнә калса, балаларының бик акыллы булып туачагын искәртә. Бу уңайдан язучы Чыңгыз Айтматовны мисал итеп тә китерә.

Казакълар татар театрыннан үрнәк ала

Фестивальдә Казахстанның Мангыстау өлкәсе Нурмухан Җантурин исемендәге театр да катнашты. Казакъ артисты Рамазан Ахмаев фикеренчә, казакъларның татар театры сәнгатен үз күзләре белән күрүләре аларга иҗади яктан зур тәэсир ясаган. Казакъстанга зур тәҗрибә туплап китәбез, ди ул.

Чуашларны татар спектакле шаккатырган

Чуаш республикасының Константин Иванов исемен йөрткән академия театры “Нәүрүз” фестивалендә “Моңсу карама тавышы” дигән спектакль тәкъдим итте.

Чуашстанның халык, Русиянең атказанган артисты Любовь Федорованы Чаллы театрының “Бурлак” әсәре сокландырган. Артист фестивальдә мондый югары дәрәҗәдәге эшләр булыр дип уйламаган идем, ди.

Татар спектакльләре карап туйгысыз

Азәрбайҗан республикасының Баку шәһәренең яшь тамашачылар театры “Нәүрүз” гә икенче тапкыр килде. Театрның режиссеры Миҗәт Кәзимов, азәрбайҗаннарны фестивальгә чакыруларына зур рәхмәт белдерде. Чараның үткәрелүе төрки халыкларның театр сәнгате өчен бик мөһимлеген әйтә.


Татар спектакльләрен 4-5 тапкыр карыйм инде. Миңа татар театры, бигрәк тә Камал театры бик ошый. Тәнкыйтьчеләрнең фикерләрен ишетү, башка төрки халыкларның театрларының әсәрләрен карау нәтиҗәсез калмас, ди азәрбайҗан режиссеры.

Төркиләрнең уртак Сабантуе

Узган елларда театр артистлары Сабантуен Татарстан театрлары гына оештыра иде. Быелгы Сабантуйда исә барлык төрки халыкларның вәкилләре: татарлар, башкортлар, казакълар, хакаслар, чуашлар, кыргызлар һәм башкалар да катнашты. Сабантуйга Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев тә килде.

Зилә Вәлиева төркиләр Сабантуенда
“Сабантуй мәйданына төрки халыкларның иң алдынгы вәкилләрен туплый алдык. Димәк, безнең рухыбыз бергә. Безнең теләк-хыялларыбыз уртак. Әгәр дә төрки халыкларны бер дисбенең җебенә тезелгән төймәләр дип саныйбыз икән, бүген безнең дисбебез тулы. Ә тәсбихтә бер төймә булмаса, доганы Аллаһы Тәгалә кабул итми. Шуңа дисбедән бер төрки халыкны да өзеп төшерергә ярамый. Без һәрвакыт бергә булырга тиеш. Шул вакытта гына көчле булырбыз”, диде Разил Вәлиев.

Сабантуйда татар халкының милли уеннары уйналды. Төркиләрнең һәр театры килгән кунакларга милли уен коралларында моңнар, җыр-биюләр дә башкарды.

Татар-башкорт көрәшендә төп батыр калучыга мәдәният министрлыгы Fiat Albea машинасын вәгъдә иткән иде. Тинчурин театры артисты Алмаз Фәтхуллин Сабантуйдан машинага утырып кайтып китте.

XS
SM
MD
LG