Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Соңгы араларда Мәскәүдәге мәгълүмат чаралары татар-башкортларның милли бәйсезлек өчен көрәшкән кайбер күренекле әһелләрен я "хыянәтче", я "дошман" итеп сүрәтли башлады. Алар арасына Зәки Вәлидине дә кертү күренә.

“Правда” газетының “Улице навязали имя предателя” дигән язмасы мондый эзләнүләргә дә этәргеч бирерлек. Аның тәрҗемәсе бигрәк тә ямьсез яңгырый: “Урамга хыянәтче исемен көчләп тактылар”. Һәм язманың өстәлмә атамасы да бирелә: “Башкортстан түрәләренә икенчерәк тарих ошый”. Ягъни алар да “хыянәтче” яклы булып чыга. Сүз татар-башкортның күренекле улы - олуг галим һәм сәясмән Зәки Вәлидинең “хыянәте” турында бара. Ул СССРга каршы сугышта Гитлер армиясенә ярдәм иткән, дип яза “Правда”.

Бу очракта, нәрсә соң ул хыянәт һәм кемне хыянәтче дип атарга була дигән сорау да туа. Әнә генерал Власов хәтта тулы бер армиясе белән Гитлер ягына күчеп, үзенең коммунистлар кулындагы ватанына каршы сугышкан. Әмма аны фаш итүче язмалар күренми әле бүгенге заманда.

Ә талантлы оештыручы, большевикларга биниһая зур хезмәт күрсәтүенә карамастан, барыбер аларга ярый алмыйча, туган илен ташлап, качып китәргә мәҗбүр булган Вәлиди шул ук большевиклар җитәкчелегендәге илгә хыянәт иткән булып чыга. Ул үз илендә нинди максат белән һәм кемгә каршы көрәшкән? Нилектән качып китәргә мәҗбүр булган? Бу сораулар тарихка борылып карауны да таләп итә, безнеңчә.

“Образование Башкирской АССР. Документы и материалы” дигән калын китаптагы мәгълүматлар Зәки Вәлидинең кем икәнен беркадәр чамаларга мөмкинлек бирә ала.

1917 елның февраль революциясе мили үзбилгеләнүгә олуг өметләр уята. Милли хәрәкәт җитәкчеләре, җиң сызганып, Идел-Урал штаты оештыруга тотыналар. 1917 елның 20 июлендә Башкорт өлкә Шурасы төзелә. Август аенда 2-нче Бөтенбашкорт Корылтае үз алдына урыс империясеннән бәйсезлек яулау бурычы куя. Шураның төп идеологы татар-башкорт халкының күренекле улы - типтәр Әхмәтзәки Вәлиди була.

Октябрь түнтәрелешеннән соң, Шура Уфадан Оренбургка күчә. Аның беренче фәрманы (11.11.1917.) башкортлар өчен аерым милли идарә таләп итә. 16 ноябрьдә кабул ителгән икенче фәрманда “Булачак Корылтай 8 декабрьгә кадәр Башкортостан конституциясенең төп нигезләрен кабул итәргә тиеш” диелә.

8-20 декабрь арасында узган корылтай Зәки Вәлиди җитәкчелегендә 22 кешелек Башкортостан хөкүмәтен сайлый. Большевиклар учредительное собраниене куып тараткач, Наркомнацта мөселманнар эшләре буенча комиссия төзиләр. Һәм Башкортостан хөкүмәте бары тик шул наркоматка буйсындырыла.

Оренбурда хакимият атаман Дутов кулында булганда, Башкортостан хөкүмәте, урыс эшләренә тыгылмыйча гына, үз белдеге белән эшли әле. Дутовның җиңелүе була – Оренбур вакытлы революцион комитеты - ВРК бөтен башкорт хөкүмәтен кулга ала. Иң кызыгы: 3 февральдә булган кулга алуны 15 февральдә генә – соңрак үзләре үк тудырган Мөселман ВРКсына “сылыйлар”. Үзләренең вәхшилеген халыктан яшерү максатыннан гына түгел. Ленинның “Кем безнең белән түгел – ул безгә каршы!” дигән гыйбарәсе башкорт халкын узурпаторлар тудырган пычрак үзара капма-каршы сугышка суырып ала.

Большевиклар кулындагы “Дулкын” исемле яшьләр газеты башлангычы белән, Мөселманнарның вакытлы революцион шурасы - МВСР урынына Башкортстан ВРСсы оештырыла. “Мөселман” сүзеннән арынып. Бу яңа оешмага Башкортстан автономиясе проектын әзерләү бурычы куела. Ләкин ул Наркомнац – Милләтләр эше буенча халык комиссариаты тарафыннан каралмый да. Ә ВРСБ Мәскәү өчен - үзе үк юк нәрсә булып чыга. Гади Оренбур губернасының аны таратырга хокуклы булуы шуны ачык дәлилли дә.

ВРСБ белән бергә Мөселманнарның вакытлы революцион комитеты да таратыла. Аның урынына Оренбур губернасының Мөселман эшләре буенча комиссариаты төзелә. Аның составында 3 кешелек “Башкорт эшләре буенча коллегия” генә ясала. Һәм аның башлыгы булып, теләсә нинди автономиягә каршы булган Шамигуллов куела. Соңрак аны да юк итәләр, чөнки “мавр үз эшен эшләгән” була инде. Шул арада Башкортостан хөкүмәте 3 февральдә качып китәргә өлгерә. Чөнки хөкүмәт, бигрәк тә Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге Хәрби бүлек халыкны большевикларга каршы көрәшкә туплау ягыннан аеруча уңышлы эш алып бара.

Ләкин ике ут арасында калган башкорт гаскәре икегә бүленә. Корбангалиев җитәкчелегендәге полк соңгы чиккә кадәр аклар ягында көрәшә. Вәлиди исә – большевиклар ягында. Бәлки моңа Ленин белән Сталин кул куйган телеграм да сәбәп булгандыр:

“Башкортстан белән сөйләшүдә башкортларга тулы ирек бирелә”, диелгән анда. Сөйләшүләр 1919 елның 18 февралендә башкорт гаскәренең большевиклар ягына күчүе белән тәмамлана. Советлар ягына күчкәндә үк, башкорт гаскәриләрен әсирләрдәй кабул итәләр. Мәсәлән, 1-нче Пенза дивизиясе командиры фәрманында менә ни диелгән: “Мылтыклары һәм башка кораллары кулларында түгел – арбаларында булырга тиеш. Җитәкчелек итүче Вәлиди килеп җитүе белән, аны читкә җибәрмичә, турыдан-туры бригада штабына китерергә.”

Ә Вәлиди белән аның штабы башлыгы Халиков “Башкорт җирен башкорт карамагында калдыру, большевиклар белән тигез хокуклы килешү төзү” булыр дип өметләнгәннәр. Ләкин күп катлы төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр мондый өметләрне чәлпәрәмә китерә. Башкорт хөкүмәте 1919 елның 22 февралендә барлык вәкаләтләрне, беренче Бөтенбашкорт хәрби корылтае карары нигезендә, вакытлы Ревкомга тапшыра. Бу килешү нигезендә, Башкорт хөкүмәте Кызыл армиягә 3 полклы - укчы һәм 4 полклы кавалерия дивизиясе оештырырга тиеш була.

Әлегә Вәлиди дә Башревком составында калдырыла, чөнки “Ул әлегә башкорт мөселманнарыннан аерып алынмаган, һәм аңа карата каты мөгамәләнең башкорт массаларына кирәкмәгән тәэсир ясавы ихтимал.” Бу өзекне бөек Ленин әсәрләренең 4-нче чыгарылышы 21-нче томында укырга була.

Владимир Ильич РКП(б)ның 8 корылтаенда Финляндия җитәкчесе Свинхувудның кулын җирәнеп кысуы турындагы сүзләрен менә ничек тәмамлый: “Ә кичә безгә шундый ук гамәлне Башкорт республикасы белән кылырга туры килмәдеме соң?” Монысы Ленин әсәрләренең 29-нчы томыннан. Ләкин әлегә түзәргә туры килә, дип тә өстәгән бөек Ленин.

“Әлегә” генә шул… Әхмәтзәки Вәлиди СССР җирлегендә үз киләчәген дөрес күзаллаган, күрәсең: качып өлгергән. Ирексездән сорау туа: кем соң монда хыянәтче? СССР җитәкчелегенең вәгъдәләренә ышанып, чын күңелдән аларга хезмәт итеп, ярык тагарак янында утырып калган һәм инкыйлабның башка лидерлары кебек үк, атып үтерүдән качып кына котылган Вәлидиме?

Әллә башкорт халкын һәм аның әйдәүчеләрен Советлар өчен сугышканда матур вәгъдәләр белән тынычландырып килеп, үз дошманнарын җиңүгә өлгәшкәч, аларны эзәрлекләүче урыс большевизмы җитәкчеләреме?

Козьма Прутковның “Выжатый лимон достоин лишь того, чтобы его выбрасывали” дигән гыйбарәсенең дә Русия тормышында киң кулланылганын белгән инородецларга качып котылудан башка чара калмый инде. Кызганыч ки, күп татар-башкорт лидерлары 1938 елда гына большевизмның нинди оҗмах әзерләгәнен аңлыйлар. Тик бу аңлау соң килә…

Ә Әхмәтзәки Вәлиди исә иртәрәк аңлый. Һәм озаграк яшәп, күбрәк эшләп тә өлгерә. Һәм үз халкы файдасына гына түгел – гомумкешелек дөньясы өчен дә.

Айрат Ибраһим
Сембер шәһәре

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG