Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа "уңга" авышты


Быел тавыш бирүгә тарихта иң аз кеше килде
Быел тавыш бирүгә тарихта иң аз кеше килде

Европаның 27 илендә Европа парламентына сайлауда тарихта иң аз кеше катнашты. Халык парламент эшчәнлеге турында бер ни белми.

Европа парламентына сайлауга Европа буйлап уртача халыкның 43% килде. Тавыш бирү берлекнең 27 илендә пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр барды. Күпчелек тавышларны уң һәм урта уң көчләр алды.

Европа парламентында иң күп урынны (736 урынның 265) Европа халык партиясе вәкилләре алды. Икенче урында социалистлар (184).
Урта уң көчләр иң зур уңышка Британия, Испания, Италия, Польша һәм Маҗарстанда иреште.

Мөселманнар күп яшәгән Нидерландта мөһаҗирләргә каршы үтә уң көчләр күп тавыш алды.

Берлекнең яңа әгъзаләре – Көнчыгыш Европа илләре сайлауда икенче тапкыр катнашты.

Парламент беренче тапкыр тавыш бирү юлы белән 1979 елда сайланды. Быел тавыш бирүгә тарихта иң аз кеше килде. Белгечләр халыкның сайлауга килмәвен Европа Берлегенең уңышсызлыгы, бердәм сәясәтенең булмавы белән аңлата. 23 телдә сөйләшкән 27 ил кергән берлекнең бердәм мәгълүмат чарасы да, халыкара үгетләү чарасы да юк.

Аена 7 мең евро хезмәт хакы алган һәм шуның кадәр чыгымнар тоткан депутатларны нәтиҗәсез эшчәнлектә гаеплиләр. Польшада узган фикер белешү халыкның яртысыннан артыгының Европа парламентының эше турында бер ни белмәгәнен күрсәтте.
XS
SM
MD
LG