Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон күргәзмәсендә Казан катнаша


Лондонның "Ковент-гарден" патша сараенда узган рус мәдәниятенә багышланган күргәзмәдә 7 июнь көнне Казан вәкилләре Федор Шаляпинның үзендә сакланган шәхси әйберләрен күрсәтте. "Дягилев сезоннары" быел 100нче тапкыр үткәрелә. Европа илләрендә инде бер гасыр үтүче бу чара 1907-1914 елларда Шаляпинга җырчы буларак танылырга ярдәм итте.

Шаляпинның Казанда сакланган концерт игъланнары, хатлары, музыкаль тәлинкәләр һәм шул чордагы шәхси әйберләре Европада беренче тапкыр күрсәтелә.

Күргәзмәдә Лондон шәһәр хакимияте вәкилләре, патша операсы җырчылары, дәүләт балет биючеләре, Британия хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Шаляпин күргәзмәсен Лондонга Казанның мәдәният идарәсе алып килде.
XS
SM
MD
LG