Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

“Роснефть” ширкәте җитәкчелеге вәкиле Михаил Ставскийның улы урлануы Русиядә канунсызлык һәм җинаятьчелекнең кимемәвен күрсәтмиме?

Михаил Ставскийның улын Мәскәүдә, ул укыган Нефть һәм газ университеты янында урлыйлар. Берничә кеше аны машинага утыртып алып киткән, дип язды мәгълүмат чаралары.

Бу хәл 14 априльдә булса да, аның турында “Новая газета” 1нче июньдә язып чыканнан соң гына билгеле булды.

Соңыннан Прокуратураның Тикшерү комитеты да җинаять эшенең ачылуы, урлаучыларны эзләү турында хәбәр итте.

“Новая газета” урлаучылар малайны кайтару өчен 50 миллион евро таләп итә , дип язып чыкты.

Басма, “Роснефть” ширкәте җитәкчелегендә булган Ставскийның баласын урлау ул, Русия вице-премьеры һәм көч стуктураларына якын булган Сечинга зыян салырга тырышу дип кабул итәргә була, дип яза.

Игорь Сечин ширкәтнең Идарәчеләр шурасы башлыгы һәм махсус, күәт оешмалары белән бәйле, Русия хөкүмәтендә вице-премьер булып эшли.
Бу урлаучылар беркемнән дә курыкмый, яки аларның аларны яклый алырлык бик көчле җитәкчеләре бар, дип яза “Новая Газета”.

Шул ук газета хәбәр иткәнчә, соңгы 4 елда 8 шундыйрак очрак булган. Мәсәлән, соңгы вакытта тотык итеп алынган иң зур эшмәкәр - “Лукойл” вице-президенты Сергей Кукура булды. Ул ике атнадан соң иреккә чыгарылды. “Лукойл” акча түләвен кире кага, әмма матбугат Кукура өчен 6 миллион доллар бирелгән булган, дип язды.

“Роснефть” кебек көчле ширкәтнең җитәкчесенә янарга урлаучылар ничек батырчылык иткән? Мондый хәлләр Русиядә, 90нче еллардагы кебек канунсызлык һәм хаосның дәвам ителүен күрсәтмиме?

“Меркатор” тикшеренү үзәге белгече Дмитрий Орешкин, мондый хәлләр Путинның тәртип урнаштыру турында биргән вәгъдәләренең буш сүз генә булып калуын күрсәтте, ди.

Сәяси күзәтүче Дмитрий Орешкин бу урлану Сечинга зыян салу максатында оештырылган дип уйламый. Ул монда кризис вакытында хакимият вертикаленең җимерелеп барун күрә.

“Илдә җитәрлек акча булганда вертикальнең асылы бар иде әле, хәзер элиталарның яклаувы өчен түләргә акча беткәч, символик вертикаль бетте”, ди ул.

“Милли стратегик институт” башлыгы Станислов Белковский, “Роснефть” вице-президентының улын урлау кебек җинаятьләрне махсус хезмәтләрнең элекке яки хазерге әгъзаләре оештыра ала, дип әйтә.

Ул, алга таба Русиядә контроль өчен көрәш, җинаятьчелек артыр, дип фаразлый. Соңгы дистә елда оешкан җинаятьчел төркемнәр көчләрен югалтмады, ди Белковский.

“Бердәм Русия” исеменнән Думага сайланган депутат һәм сәясәт белгече Сергей Марков исә башка фикердә тора. Ул, 90нче еллар белән чагыштырганда хәлләр үзгәрмәде дип әйтүчеләр ялганлый, дип белдерә. Элегрәк җинаятьчелек, хаос күпкә көчлерәк иде, ди ул.

XS
SM
MD
LG