Accessibility links

Башкортстан татарлары мөхтәрияте төзелде


6 июнь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру конференциясе һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллгын билгеләү тантанасы узды.

Бу Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен тәүге тапкыр гына оештыру түгел. Мөхтәриятне оештыру конференциясе 2004 елда Мәскәүдә узган иде. Нигә Мәскәүдә, бу һаман да шул татар чаралары өчен бина алалмауга бәйле. Шулай булуга карамастан, оешма мәхкәмәләшеп тә теркәлә алмады.

Инде килеп, теркәлүгә өмет бар. Чөнки хәзер теркәү хезмәте федераль үзәккә карый. Бу чараны үткәрү өчен дә бина бирүче булмады, шуңа ул ачык һавада узды. Конференция Бөре шәһәре имам-хатыйбы Рашат хәзрәт Гатауллаһның вәгазе белән башланды. Артабан оешманың низамнамәсе тикшерелде, идарә һәм рәис сайланды. Идарәдә 11 кеше.

Рәис итеп Рамил Бигнов, аның урынбасары итеп Мәҗит Хуҗин сайланды. Республика татарларының хәле, мәгарифтә милли компонент, халык исәбен алу мәсьәләсендә чыгышлар тыңланды. Иң кызу чыгышларның берсен Кәрим Яушев ясады.

Ул балалар өчен теле һәм радиотапшырулар булмау, Татарстан телевиденисесен тыю милләтнең рухын сындыру өчен эшләнә дип бәяләвен әйтте.

Конференцияне оештыручылар милли компонентны бетерүне хуплап документ өлгесе әзерләсә дә, ул кабул ителмәде. Компонентка каршылар моны татарларны башкортлаштыруга гына хезмәт итә дип исәпли. Каршылар исә моны Русиядә милли телләрне бетерү сәяәсәте җимеше дип бәяли. Милли компонентны яклаучылар күбрәк булып чыкты.

Милли компонент, халык санын алу, республика татарлары хәле турында документлар һәм резолюция кабул ителде. Артабан мәдәни чара һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең 20 елгын билгеләү тантанасы узды.
XS
SM
MD
LG