Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Русиянең Төркиядәге илчесе Владимир Ивановский җитәкчелегендә “Төркиядә Русия ватандашлары: тарихы һәм бүгенгесе” дигән китап басылып чыкты. Китап урыс телендә нәшер ителгән.

Китап тулысынча диярлек урыс мөһаҗирләренә багышланса да, җыентыкта татарлар турында ике мәкалә урнаштырылган. Шулай ук Төркиягә барып чыккан башкорт һәм Кавказ халыклары мөһаҗирләре турында да берничә язма бар.

“Татарлар – Русия һәм Төркия арасындагы күпер” дип аталган язманың авторы тарихчы Надир Дәүләт.

“Бүген Русиядә үзләренең дәүләтләре булмаган халыклар яши. Идел-Уралда татарлар һәм башкортлар, Төньяк Кавказда кабардалар, чеченнар, ингушлар, осетиннар, карачәйләр, балкарлар. Аларны Төркиядә җыелма исем астында “чиркәсләр” дип йөриләр”, диелә Надир Дәүләт мәкаләсендә.

Китапның тышлыгы
“Татарлар – Русия һәм Төркия арасындагы күпер” мәкаләсендәге мәгълүматларга караганда, татарлар Төркиягә XIX гасырның 50-нче елларыннан башлап күчеп килә башлаган.

Хәзер татар мөһаҗирләренең дәвамчылары Иске шәһәрдән ерак түгел урнашкан Чифтәләр районы авылларында яши.

Язмада шулай ук 1917- нче елда килеп чыккан инкыйлабтан соң Төркиядә сыену тапкан күренекле татар зыялылары Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакыйның төрек илендәге эшчәнлекләре турында да языла.

Китапта урнаштырылган икенче язма “Бүгенге татар диаспорасы” дип атала. Бу мәкаләненең авторы Ильяс Камал.

Язмадан күренгәнчә, хәзер Төркиядә 4-5 мең татар яши. Әмма күбесе татарлыгын югалтып төрекләшеп бара. Үзләрен татар дип санамаучылар да бар икән.

Әлеге басмада Төркиянең Татарстан белән нәтиҗәле сәүдә итүе турында да әйтелә. Мисал өчен, 2007 елда Төркия белән Татарстан арасында акча әйләнеше 1,7 млрд. долларга җиткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG