Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Гуантанамо тоткыны АКШка кайтарылды


АКШ юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә Гуантанамодан беренче тоткын Нью-Йоркка кайтты. Ул террорда гаепләнеп бүген мәхкәмә алдына басачак.

Чыгышы белән Танзаниядән булган Әхмәд Халфан Гайланига 1998 елда Африкада АКШның ике илчелеген шартлатуда гаепләү белдерелгән. Ул 2004 елда Пакстанда кулга алынган һәм АКШның Гуантанамодагы төрмәсендә тотылган.

Барак Обама президентлыкка килгәч Гуантанамоны ябу һәм гаепле булганнарны хөкем итү планнары турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG