Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Быел Татарстан югары уку йортлары читтәге татарлар өчен күбрәк квота биргән. Демографик проблемалар сәбәпле, татарларга бәхет елмайды.

Чит төбәктәге татарларны Татарстан югары уку йортларына кабул итү өчен махсус программа моннан 6 ел элек булдырылган иде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит төбәктәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге хезмәткәре Ленара Кутеева әйтүенчә, узган ел беренче чыгарылыш булган. Ул чакта Русия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар яшьләре өчен 80 урын бирелгән иде.

Быел инде Татарстанның 13 югары уку йорты 1151 милләттәшебезне кабул итәргә әзер. Чөнки республиканың үзендә демографик проблемалар сәбәпле, укырга керүчеләр саны азая.

Хәтта ки Казан дәүләт технология университеты – 815 урын бирүен әйткән.

Ә менә Казан медицина университеты, Казан финанс-икътисад институты һәм Казан дәүләт университетының юридик һәм икътисад факультетлары читтәге татар яшьләренә урын бүлмәгән.

Билгеле булганча, узган елларны татар конгрессы күп яшьләрнең нәкъ шушы белгечлекләрне сайлавын белдергән иде. Хәтта ки әлеге программа татар теле, мәдәнияте, тарихы белгечләрен әзерләүне күздә тотса да.

Ленара Кутеева сүзләренчә, Русиянең барлык төбәкләренә дә инде укырга кабул итү турындагы хатлар җибәрелгән. Әмма әлегә кайсы өлкәдән күпме укучы киләчәге төгәл билгеле түгел. Татарстанга киләсе укучылар исемлеген төбәктәге мәгариф өлкәсе өчен җаваплы вәкил һәм татар оешмасы рәисе расларга тиеш.

Русия төбәкләрендәге татарлар да уку йортларына бердәм дәүләт имтиханы нигезендә кабул ителәчәк. Ә менә чит илдәге татарлар исә сынауларны башкача уза.

Әгәр БДБ илләрендәге укучыларның күпчелеге алдагы елларны финанс хәлләр сәбәпле, Казанга имтихан бирергә килә алмаса, инде 3 ел дәвамында республиканың махсус комиссиясе үзе бу илләргә бара. Мисал өчен узган елны алар барлыгы биш илдә: Азәрбәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда татарлар өчен имтиханнар уздырып кайтты.

Гомумән, әлеге программа эшләгән дәвердә барлыгы Татарстан югары уку йортларына чит илләрдән 244 яшь милләттәшебез укырга кергән. Алар арасыннан Үзбәкстаннан – 79, Казакъстаннан - 49, Кыргызстаннан – 38, Азәрбайҗаннан – 21, Таҗикстаннан – 25, Беларусьтан –1, Латвиядән – 1, Украинадан –1, Кытайдан – 48.

Русия төбәкләреннән исә 6 ел өчендә 688 татар студенты кабул ителгән.

Әлбәттә, уку дәверендә аларның күпчелеге инде Татарстанга ияләшеп тә өлгерә. Әмма укып бетергәч торак, эш табу белән проблемалар чыгу сәбәпле, кайберләре кире үзләренә кайтып китәргә мәҗбүр була. Узган елны уку йортларын тәмамлап чыгучы татарлар арасында да кайтып китүчеләр очраган.

Кайбер татар оешмалары үз яшьләрен алдан ук кайту шарты белән җибәрә. Чөнки бу программ асылда татар белгечләрен әзерләп, төбәкләргә эшкә җибәрүне күздә тота иде.

XS
SM
MD
LG