Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Русиянең Конституция мәхкәмәсе республикаларга төп кануннарыннан суверенитет төшенчәсен алырга кушты. Ни өчен бу инде онытылган мәсьәлә кабат күтәрелә?

Русиянең Конституция мәхкәмәсе (КМ) республика конституцияләрендә суверенитет төшенчәсе булырга тиеш түгеллеген 2000-2001 елларда ук кисәткән иде. Путинның хакимият баганасы торгызылган ул чорда Татарстан һәм башка республикалар үз кануннарын федераль кануннарга яраклаштырырга мәҗбүр булды.

Республикалар бу эшне тартына-тартына, теләмичә генә башкарды, Ельцин чорында ирешелгән вәкаләтләрен мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышты. 8 ел үткәннән соң, КМ шушы эшнең ахырына җиткерелмәгәнен искә төшерергә булган.

КМ рәисе Валерий Зорькин тиешле карарны 21 апрельдә үк имзалаган. Бу турыда хәбәр сишәмбедә генә таралды.

"Русия Федерациясендә суверенитетның бердәнбер иясе аның күпмилләтле халкы, – дип искәртә КМ. – Русиядә ике катлы мөстәкыйль хакимияткә урын юк, төбәкләрнең хәтта чикләнгән күләмдә суверенитеты була алмый."

Кайбер республикаларның конституцияләрендә суверенитет төшенчәсе әле дә бар, ди КМ һәм аларны тиз арада алырга куша.

Суверенитет сүзе дүрт урында калган

Татарстан конституциясендә суверенитет сүзе дүрт урында очрый. Беренче маддәдә суверенитетның нәрсәдә чагылуы аңлатыла һәм ул Татарстан республикасының аерылгысыз хасияте диелә.

Өченче маддәдә Татарстан республикасында суверенитетның бердәнбер иясе һәм хакимият чыганагы – аның (республиканың) күпмилләтле халкы диелә.

94нче маддәдә Татарстан президентының шушы суверенитетны тәэмин итүе турында әйтелә.

121нче маддәгә күрә, республиканың гербы, әләме һәм гимны аның суверенитетын чагылдырган рәсми символлар булып тора.

Моннан тыш, Татарстан (һәм шулай ук, Тыва) конституциясендә республиканың үз ватандашлыгы барлыгы әйтелә (21нче маддә). Башкортстан конституциясендә дәүләт суверенитеты турындагы декларация телгә алына.

КМ фикеренчә, болар барысы да Русия конституциясенә каршы килә. КМ шул каршы килгән урыннарны төзәтү өчен тиз арада чаралар күрергә чакыра.

Милли компонент белән бәйле

Бер яктан, бүген көн тәртибендә икътисад һәм кризис мәшәкатьләре, сәясәт кайгысы юк кебек. Ни өчен шушы инде онытылып беткән мәсьәлә нәкъ менә хәзер күтәрелә, дигән сорау туа.

Татарстан президентының элекке сәяси киңәшчесе, Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу милли-региональ компонент тирәсендәге бәхәс белән бәйле.

"Соңгы вакытта телгә басым бара, региональ компонент тирәсендә ыгы-зыгы чыкты. Суверенитет [сүзе] калгач республикалар үзләренең теле, мәдәнияте турында уйлана. Ә без бирешмибез. Бу шуның белән бәйле", – диде Хәкимов Азатлык радиосына.

Рафаил әфәнде фикеренчә, Татарстан хакимиятләре бу таләпне җиңел генә үти алмый. Суверенитет төшенчәсе конституциянең беренче маддәсендә телгә алына, аны референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртеп була.

"Ләкин эш суверенитет сүзендә түгел, – ди Хәкимов, – ул бер сылтау гына. Республика белән үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр инде җайга салынган, шартнамә белән беркетелгән."

Гомумән, бүгенге дөньяда суверенитет дигән төшенчәнең инде төгәл чикләре дә юк. Дәүләт суверенитетлары кими, төбәкләрнеке, киресенчә, көчәя бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG