Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге яңа газ бәхәсеннән курка


Европа Берлеге рәсмиләре Киевка һәм Мәскәүгә газ транзиты мәсьәләсен тикшерергә китте. Гыйнвардагы бәхәс әле онытылып өлгермәде, инде яңасының курчынычы яный башлады.

Май ахырында Русия премьер-министры Владимир Путин Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Боррозуга, газ транзиты туктатылуы ихтималлыгы турында хат җибәргән.

Анда Украинаның финанс кризис аркасында газ өчен түли алмау ихтималлыгы турында сүз бара.

Украинаның җир асты саклагычларында булган газ илнең сәнәгатенә тотылып бара. Хәзер ил шушы саклагычларына газны яңадан тутырып куярга ярдәм көтә.

Аның өчен Украина 4 миллиард доллардан артык кредит сорады. Киев бу акчаны табырмы-юкмы, әле билгеле түгел. Украина кышка кадәр 19 миллиардан артык кубометр газ тутырып куярга өметләнә.

“Газпром” күптән түгел, Украина май өчен акчасын тулысынча түләде дип хәбәр иткән иде. Бу 647 миллион доллар.

Киләсе айда Украинаның түли алуында шикләнүчеләр шактый.

Русия Украина үзенең бурычларын каплый алмый, аның акчасы юк дип белдереп килде. Украина түли алмаса, газ куу туктатылса Европага авыр булачак, дигән белдерүләр яңгырады.

Русия премьер-министры Путинның Еврокомиссия башлыгы Боррозуга җибәрелгән хатында Украинага кредит бирү өчен уртак фонд булдырырга тәкъдим ителә.

Яклар телефон аша сөйләшүләр алып бара, хәзер Берлекнең белгечләр һәм рәсми кешеләрдән торган төркеме Киевка вәгзыятне өйрәнергә китте.

Европа газның 25% өлешен Русиядән ала һәм аның күпчелеге, якынча 80% Украина аша куыла.

Европа Берлегендә рәислек иткән Чехия бу мәсьәләне үзенчә хәл итәргә тырыша.

Берлек җитәкчелеге Энергия министрлары очрашуында каралачак документны әзерли.

Анда Берлекнең инде түләнгән энергия контрактлары була торып, алардан яңадан акча сорау дөрес түгел, дип әйтелә. Шулай ук Чехия Берлек илләрен бердәм булырга һәм энергияне башка җирдән алу турында да уйланырга чакыра.

Кайбер күзәтүчеләр, бу кыенлыклар турында алдан кисәтү, Мәскәүнең гаепне башкалага кайтарып калдырырга тырышуы кебек күренә, ди.

Хатның башында Русия премьеры 2007 елда Русия һәм Европа Берлеге булдырган энергия белән тәэмин итүне күзәтү механизмына сылтама ясый.

Бу килешү гыйнвардагы кризисны булдырмаска тиеш булса да, ул ярдәм итә алмады. Европа Берлеге Хабаровскидагы саммитта килешүне яңартырга өметләнсә буш кул белән кайтып китте.
XS
SM
MD
LG