Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел - безнең язмыш


Шагыйрь, публицист Айдар Хәлимнең туган тел язмышы һәм татар милләтенең физиологик саулыгы турындагы чыгышы.

Римзил Вәли. Соңгы вакытта Русиядә яшәүче халыкларның милли телләренә карата көчле басым ясала. Бердәм дәүләт имтиханнарының бары тик урыс телендә генә кабул ителүе, укыту стандартларыннан милли компонентны төшереп калдыру, мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирүче татар халкы тарафыннан авыр кичерелә. Тел мәсьәләсе филология, лингвистика кысаларында гына калмыйча, сәясәткә һәм идеологик көрәш мәйданына чыгып бара.

Соңгы бер ел эчендә генә дә Татарстанның мәгариф министрлыгында, Дәүләт Шурасында, Русия Дәүләт Думасында, фән һәм мәгариф министрлыгында милли телләрне укыту һәм гамәлгә кую турында шактый кызу җыеннар һәм киңәшмәләр үтте. Татар һәм башка милләтләрнең тел өчен борчылуларын, мәгариф стандартларында милли өлешне яклау өчен көрәшүләрен теоретик яктан әзерлекле Мәскәү белгечләре аңлый алмыйлар.

Җәмәгатьчелек арасында да берәүләр тел тирәсендәге бәхәсләргә тыныч яки битараф караганда, икенчеләре соңгы чиккә кадәр кайный башлады. Менә шушы шартларда шагыйрь, публицист Айдар Хәлимнең туган тел язмышы һәм татар милләтенең физиологик саулыгы турында лекция белән чыгуы җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапты. Мәскәү мәгълүмат чараларында телнең физиологиягә нинди тәэсире бар дип көлделәр, ә Айдар Хәлим, киресенчә, тел дигән төшенчәнең гаять көчле һәм зур күренеш икәнен исбатларга тырышты.

Айдар Халим. Туган тел — милләтнең иманнан кала иң беренче бөек байлыгы. Иман булса, тел дә була. Алар икесе дә кычкырып сөйләнми торган “яшерен тема”. Иман булмаса, туган тел дә булмый. Шуңа күрә горур милләтләрдә туган телне югалту — иманны югалтуга тиңләштерелә. Телне сакларга тырышкан хакимият иң башта үзе иманны сакларга өйрәнергә һәм өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә, телне бетүгә таба алып барган саен хакими хадимнәр “телне саклау”, “тел өчен көрәш” дигән симпозиум-конференциаль байрак астында чүбекне торган саен күбрәк чәйнәтәләр һәм, туган телгә булган мәхәббәтне дә сүндереп, күңелне кайтаралар.

Онытмагыз, “туган тел өчен көрәш” темасы никадәр ясалма куертылса, милләтнең хәле шулкадәр мөшкелләнә бара, димәк. Телне сакларга да, акларга да, аның өчен көрәшергә дә кирәкми — туган тел иманда, димәк, үзеңдә, каныңда эрегән халәт, аны иман урынына олыларга кирәк.

Мин бер тапкыр чечен кешесеннән ”Сез туган телегезне беләсезме?” дип сорагач, ул чак кына минем йөземә төкермәде: “Бу мөмкин эшме?!” Шуңа күрә җир йөзенең һәр руханә мөкаммәл, ягъни «самодостаточный» милләте, һәр руханә мөкаммәл гаиләсе, баласы беркайчан да туган тел өчен көрәшеп азапланмый, вакланмый, бу хакта кычкырмыйча, олылый гына. Тел аның үзендә, канында кызыл кан тәнчекләре булып эрегән: мәңге чәчкә аткан хәлдә яши, мәңге корымый һәм шиңми.

Безгә телгә карата идеологияне үзгәртергә кирәк. Аңа бары тик аңлашу “кирәк-ярагы”, базис өстендәге өскорма итеп кенә караудан бүгеннән үк котыла башлау зарур. Әгәр без, кайчандыр дөньяның шактый күп санлы, зур, билгеле, танылган кавемнәреннән берсе булып, бүген ниндидер папуас хәлендә калганбыз һәм бетүгә таба юл тотканбыз икән, бу безнең милләтебездә телебезгә карата дөрес сәяси-социаль карашта тормавыбызга — ягъни милли лидерларыбызның аңы да маңкорт хәленә төшүенә бәйле.

Тел — дәүләтсезлек шартларында бары тик аңлашу чарасы булып кына калмый, дәүләтсезлек шартларында тел — дәүләтнең үзе ул. Телгә караш — тәндә һәм җанда дәүләтчелекне саклауның беренчел алшарты. Тел күз керфекләребездәге яшь тә, алдыбыздагы хәләл ризык-аш та, кулларыбыздагы таш та.Ул җаныбыздагы иман-дин дә, тәнебездәге миң дә. Дәүләтсезлек шартларында туган телне белмәү — илне, милләтне сатуга тиң рухи җинаять.

Дәүләтсезлек шартларында башка телдә генә сөйләшеп гомер сөрү — илеңне, телеңне сатып яшәү ул. Шулай итеп, “культуралы булам” дип башка телдә сөйләшергә мәҗбүр милләт культурасыз, ягъни сатлык милләткә, иртәдән кичкә кадәр үзен сатып яшәгән сукбай кавемгә әверелә.

Милләткә милләтне беркем бирми. Милләткә милләтне бары тик Аллаһ кына бирә. Милләтен Аллаһтан бары тик Милләт үзе генә ала. Шуңа күрә милләт һәм аның теле өчен изге көрәштә без җирдә беркемнән дә, безне телдән тыяр урыстан да, безне кыйнар курыстан да. алардан да бигрәк, алардан да алдарак, урыслашып, татурыска әйләнгән татарларыбыздан да курыкмыйбыз.

Татарстан суверенитетының уңышсызлыгы — татар җанында тел суверенитетының җитешмәү нәтиҗәсе булды. Империя тарафыннан тәне җаннан, җаны тәннән аерым сука тарткан милләтнең лидерлары суверенитет чорында тәнне җан белән бергә кушырга өлгерә алмады. Без киләчәктә “соңгы сыерыбызны” сатып булса да эшләп өлгерергә тиешбез.

Аллаһ Адәмзатка иманны-җанны тел һәм тән берлегендә биргән. Алар икесе бер компонент. Әгәр аларның берсен икенчесеннән аералар икән, милләт чирли. Бетүгә бара. Шуңа күрә һәр тоталитар империя үзе басып алган халыкларның телләрен тәннән аерырга тырыша, ягъни тән шәрифләрен ат кебек тәртә арасына җигеп, эшләтеп, аларны туган телләрендә укытудан тыя. Халыкара хартияләр тарафыннан якланган туган телләр империяләр тарафыннан “халя-баля”га әверелдерелә.

Туган телләр трамвайлардан һәм мәйданнардан куыла. Шушы тыю берүк вакытта империянең җимерелүен дә якынайта. Тел проблемасы кайчандыр дөньяны калтыратып торган бөек Мисыр, Сион, Фарсы, Грек, Рум империяләрен җимерүгә китергән фактор булды. Бу Россия империясе өчен дә характерлы күренеш. Шунысы кызык: бу империя татар теленә каршы көрәшкән саен көчсезләнә һәм юкка чыга бара. Юкка чыга барган саен ул үзенә ярдәмгә башка кол кавем телләрен, мәсәлән, башкорт телен чара итеп куллана.

Империянең үзен тудыручы анасы — татар теленә каршы баруы Аллаһка каршы баруга тиң җинаять ул. Алдынгы урыс зыялылары һәм халыкара интеллигенция моны аңлый һәм безгә теләктәшлек күрсәтә.

Демократик дәүләт дип аталган империалистик өскорма шовинизм белән сугарылгач, бездә демократия тамыр җәя алмый, чәчкә атмый, киресенчә, бөекмилләтчел шовинизм аны көчәйтү урынына, көчен генә суыра, тарката, хәлсезләндерә. Чөнки дәүләтнең хәле дәүләтне баету өчен хезмәткә түгел, ә башкаларга каршы көрәштә сарыф ителеп, юкка чыгарыла.

Тарихтан чыгып беләбез: империя өчен хезмәт иткән, корбаннар биргән йөзләгән милләткә берьюлы “Говори по русски!” дигән бакыру-окрик 1917 елда беренче урыс империясен җимерде. Шушы ук бакыру 1991 елда икенче урысчылык империясе СССРны юкка чыгарды.

Иманыбыз камил: татар теле кадәр камил, бай, урыс теленә тел статусы биргән татар теленә “компонент” дигән гарьлекле атама чәпәп, аны тыярга тырышкан өченче урыс империясе дә җимереләчәк, Алла боерса. Монда гади урыс милләтенең гаебе юк. Ул үзе изелгән хәлдә. Биредә аның көтүчеләре — “пастырьләре” гаепле. Күпмилләтле Рәсәй дәүләт истиблишментының уку-укытудан татар телен түбәнсетеп “милли компонент” дип атап, туган телдә укыту хокукын гамәлдән чыгарып ташлавы шушы хурлыклы җимерелүнең давыл акчарлагы ул!

Яшәсен безнең авыл, күкрәсен безнең җил, безнең давыл! Яшәсен Кол Гали, Исхакый, Тукай, Такташ, Җәлил, Еники!

“Говори по-русски!” Ә хәзер менә илле елга якын инде “Башкортса һөйлә!” дигән боерык яңгырый. Бу боерык Чаллыга, Минзәләгә кадәр килеп җитте инде. Ул хәзер Казан Кирмәненә кереп килә. Болай дип урыс халкы да, башкорт халкы да түгел, аларның дошманнары кычкырта.

Чын демократик илдә тел белән тел дошман булалмый, дуслаша гына ала. Бездә, татарда исә, урыс теле белән башкорт теле урыс һәм башкорт милләтен татар милләте белән дошманлаштыру чарасы итеп кулланыла. Бүген урыс һәм башкорт шовинистлары урыс, башкорт телләренең бетүгә баруы турында чаң сугалар. Бу махсус эшләнелә. Әмма, тарихи факт шунысын раслый: татар теленә каршы барсалар, алар чынлап та бетәчәк. Урыс һәм башкорт телен, беренче чиратта, бары тик татар теле һәм башка милли телләр генә саклап кала алачак. Шуңа күрә, татар теле өчен көрәш Рәсәйдә урыс һәм башка милли телләр өчен көрәш ул. Татар теле өчен көрәш — җирле һәм халыкара демократия өчен көрәш ул.

Татар баласының бишеге өстендә “Говори по-русски!” дип бакыруның беренче чыбыркысы 1552 елда шартлап яңгырады. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр яңгырый. Без ничек исән?!. Безме бу?! Бармы җир йөзендә безнең кебек түзем, иманына тугъры халык?! Шушы шартларда да Колшәрифләрен, Батыршаларын, Тукайларын, Исхакыйларын, Бәширов, Еникиләрен тудырган халык! Дан сиңа, шан сиңа, бөек татар халкы!..

1552 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 557 ел үткән. Бу коточкыч озын изелү дәвере. Моннан соң 22 буын үткән. Синайга өч мең елдан соң кайткан яһүдиләрне кабатлап, без ватансыз яшәгән Ватаныбызга милли һәм халыкара хокукны дәүләтчелек итеп кайтарырга бурычлыбыз. Бүгенгә безнең дәүләтебез ролен туган телебез үтәргә бурычлы. Ул — милләтнең саулыгы — арулыгы чыганагы.Тел — дәүләт кайтачагын даими һәм галәми кисәтеп торган илаһи чыбыркы ул.

Татарның 22 буыны өстендә, бишектән башлап сабанда һәм яланда, сугышта һәм орышта, авыр хезмәттә түзмәктә — шахтада һәм басуда, тынычта һәм ярсуда, армиядә һәм армиядән калмия булган трудармиядә, мәктәптә һәм вузга кергәндә, кантурга килгәндә һәм кантурдан чыкканда, бал бүлгәндә һәм мал бүлгәндә, туганда һәм үлгәндә, иртәсен дә, кич тә, җәй дә, кыш та — һәр сәгать, һәр секундта яңгырап торды ул “Не балякай на своем!”

Юк, Евразиянең иң укымышлы аксөяк милләтенең балалары буларак, татар урыс телен — бөек Александр Пушкин, Лев Толстой, Виктор Астафьев телен өйрәнүгә һич кенә дә каршы түгел иде. Ул аңа әле дә каршы түгел. Тик ул аның, умырылып йөзгә яткан куркыныч албасты, дию пәрие, имансыз бер шүрәле сыман, бары тик көчләп, куркытып вакытыннан алда көчләп кертелүенә каршы иде.

Акыл белән, үз вакытында, җанны өшетмичә өйрәтелгән хәлдә, бер яңа чит тел икенчесенә ярдәм итә, көчләп, дошманлаштырып кертелгәндә, аларның икесен дә ярдан этә. Империя урыс телен милләтләрне дуслаштыручы итеп түгел, милләтләрне дошманлаштыручы фактор итеп файдаланды. Шуның нәтиҗәсендә ул куркыту өянәге, төштә генә керә торган җеннәр, албастылар арбасына әверелдерелде.

Без гомерлек стресска, телебезнең кимсетелү гарьлегенә төштек. Илебезнең коллыкка төшүе бер кайгы булса, телебезнең коллыкка төшүе икенче зур кайгы иде. Безгә моннан да зур кайгы була алмый иде. Хөрмәт күрсәткән очракларда тел — батырлык һәм матурлык, кимсеткән очракларда тел — яманлык һәм ямьсезлек чыганагына әйләнә килде.

Римзил Вәли.
Бишек җыры белән иңә торган милли телләрнең кайвакытта башка телләр тарафыннан бастырылу, ассимиляция гамәлләре бу җыелышта аерым искә алынды. Тукай музеена килгән галимнәр, язучылар, хакимият аппараты вәкилләре бу турыдагы аргумент һәм хисле белдерүләрне катлаулы кичерешләр аша кабул иттеләр. Әмма мондый карашлар һәм күзаллау табигый хәл булып күренде.

Айдар Хәлим.
Чын дәүләт теле булган телләр дәүләттәге башка телләрне көчләми, ул аларны яклый. Урыс теле Рәсәйдә беркайчан да демократик дәүләт теле булмады, ул һәрвакытта диктат теле булды һәм Рәсәйнең эчке тормышын бүгенге фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Ирек белән өйрәнгән тел ирлеккә, көчләп өйрәнгән тел чирлеккә китерде. Менә ничек кыйммәткә төште безгә мондый сайрашу, тел вә лөгать алмашу!..

Рәсәйдә татар кебек, мукшыдан кала, бер генә милләт тә бу кадәр түбәнлек вә хурлыкка төшмәде. Бу хурлык белән килешү безгә бар реальлеге белән милләтне югалту куркынычы алдына китереп бастырды.

Йә, Хода, алты гасырга якын гомер, 22 буын эчендә безнең матур һәм батыр татар милләте нинди генә милли кимсетелүләр кичермәде! Әмма ул бөгелеп сыгылса да, тәмам сынмады, юкка чыкмады. Киресенчә, үзенә табигатьтән бирелгән киң күңел-толерантлык белән, Рәсәй патшалары тарихи кискен чорларда татарга кыска гына вакытка да якты йөз, татар теленә хөрмәт күрсәтеп алган чорларда ул Рәсәй империясе хакына бихисап корбаннар бирде һәм тарихта чагыштыргысыз батырлыклар күрсәтте.

Әби патша - Екатерина телебез-динебезгә бераз гына юл ачканнан соң, татар дипломатиясе аңа Көнчыгышны алып бирде. Александр I татарга таба бераз гына борылганнан соң, татар 1812 елдагы Ватан сугышына махсус хәрби берләшмәләр оештырып биреп, беренчеләр сафында Парижга керде. Октябрь революциясеннән соң күпмедер ирек алганнан соң, татар совет дәүләтенең барыр юлында — торф сазлыкларында бүрәнә булып түшәлде. 1918-1920 елларда Казанда тупланган 60 меңлек татар солдаты “Ком бураны” маршы астында Петроград, Польша, Урта Азия фронтларында совет властен урнаштырды.

Тел — сугышчы. Иосиф Сталинның Бөек Ватан сугышы башланганнан соң унике көн үткәч, 1941 елның 3 июлендә ясалып, “Сөекле туганнар һәм сеңелкәшләр!” дип башланган атаклы мөрәҗәгатендә “Бөек урыс халкын, аның уллары булган Плеханов һәм Ленин, Белинский һәм Чернышевский, Пушкин һәм Толстой, Глинка һәм Чайковский, Горький һәм Чехов, Сеченов һәм Павлов, Репин һәм Суриков, Суворов һәм Кутузовлар Ватанын немец фашизмыннан коткару өчен союздаш украиннар, белоруслар, литвалалылар, латышлар, эстоннар, үзбәкләр, грузиннар, әрмәннәр, әзәрбайҗаннар белән беррәттән” Русия Федерациясеннән бердәнбер татар халкын телгә алып, коллыктан коткарып калырга чакыруы бүген глобаль-тарихи әһәмияткә ия.

Татар җәмгыяте бүген без кылган бу батырлыкның сәяси мөмкинлекләрен файдаланырга тырышу турында уйлый алу дәрәҗәсендә дә айнык түгел. Хәтта татар тарихчылары бүген моңа бәя бирә һәм империаль шовинист Валерий Тишков, Ольга Артименко, Александр Кондаковларга каршы корал итеп файдалана алмый. Чөнки татарда моны аңларлык, моның өчен көрәшерлек тарихчылар бетте, кандидатлар вә докторлар гына калды.

Әйе, фашизмга каршы көрәштә урыс теленең генә көче җитмәгәч, Сталин авыр сугыш шартларында татар теленә дәүләт теле статусы бирергә мәҗбүр булды. Татар фронтларда туган телендә 24 газета чыгарды, барча фронтларга мәдәни хезмәт күрсәтте. Нәтиҗәдә, татар халкы җан башыннан чыгып исәпләгәндә бүләкләр, Советлар Союзы Геройлары саны буенча СССРда беренче урыннарның берсен алды. Татар халкының каһарман улы — Брест гарнизоны командиры Петр Гаврилов — безнеке! Ул фашистны беренче булып каршылады, Гайнан Кормаш, Муса Җәлил җитәкчелегендәге унбер татар герое - безнеке! Алар фашизм башкаласы Берлинның Плетцензее гильотинасында башын салып, татарны халыкара данга күмде. Гази Заһитов — безнеке! Татарның атаклы улы Гази Заһитов Җиңү байрагын көчләп тагылган геройлар Егоров һәм Кантарияләрдән бер тәүлеккә алдан РЕЙХСТАГ түбәсенә менгезеп кадады!

Күрәбез, тел булганда ил була. Әмма империя сугыш бетү белән татар теленә каршы һөҗүмгә күчә торган булды. Телебез шулай гамәлдән чыгарылгач, даими кимсетелгәч, без иң әүвәлдә, билгеле, телсезлек белән чирләдек. Телсезлек безгә тәмам илсезлек стрессын алып килде. Телсезлек белән илсезлек - чарасызлык чирен. Чарасызлык исә безгә — милләткә баш мие, йөрәк, ашказаны, яман шеш-рак, нервы, психологик — бөеклек, алмашыну, милли шизофрения чирләрен китерде.

Без татар азатлыгы, татар ирке өчен чалгыдан чабылып исән калырга тиешлеләр, бүген үзебезнең көрәшсез вак җанлылык аркасында рак чалгысыннан кырылабыз. Әйе, халык никадәр зур булса, аның чарасызлыгы да шул кадәр зур була. Зур халык чирләрнең дә зурлары белән чирли. Бүген татар милләте Русиядә генә түгел, барлык дөнья күләмендә иң чирле милләтләрнең берсе.

Биш гасыр буе авыр хезмәтнең күмер шахтасында, телсезлекнең чарасыз түбәнлегендә чирләдек без. Бер караганда бары тик аңлашу өчен генә кирәк булган тел, безгә уйлау өчен дә, җырлау өчен дә, зурлау өчен дә, хурлау өчен дә, белү өчен дә, көлү өчен дә, үзең өчен көрәш өчен дә, сугыш өчен дә, үлеш өчен дә - һәм иң мөһиме - яшәү өчен кирәк икән! Телсезлек милләт чирләгән барлык физиологик чирләрнең чыганагына әверелде. Суверенитет елларында ачылган татар мәктәпләре аша татарга кайта башлаган саулыкны империя яңадан тартып алырга булды. Ул белә: татарча укыган сабый рухи, матди, җенси чирләр белән чирләми. Ул кяфер-кяфирәгә кияүгә чыкмый, өйләнми, хәләл ризык ашый, хәләл мөселманга кияүгә чыга, хәләл мөселман кызы белән тормыш кора.

Без суверенитет шаукымында йоклап йөрегәндә империя шуларны эһ дигәнче тотып та алды, бөгеп тә салды. Һәм биредә империягә беренче ярдәмне Татарстан мәгариф министрлары күрсәтте. Без аларның исемнәрен беләбез һәм беркайчан да онытмаячакбыз. Көнен мондый кара кайгыда үткәргән татар халкы эшкә нинди кәеф белән барырга тиеш тә, империяне нинди югары хезмәт җитештерүчәнлеге белән куандырырга тиеш?

Римзил Вәли.
Туган тел мәсьәләсен татарлар, башкортлар һәм башка халыклар күтәрү сәбәпле тел ул менә шушы милләтләргә генә кирәк дигән ялгыш тәэсир чыннан да яшәп килә. Милләткә һәм телгә битарафлык, рухи нигилизм хәзерге чорның иң яман чирләрнең берсе. Айдар Хәлимнең Тукай музеенда ясаган чыгышында менә шушы күренешнең сәбәбе - зур милләтнең, дәүләт исемен йөртүче кавемның үз өстенлегеннән канәгать булуы, башка милләтләр ихтыяҗына ваемсызлык турында әйтелде.

Айдар Хәлим. Бүгенге Рәсәйдәге мәктәп юллары татар баласының яше белән түшәлгән. Күтәрегез — алар энҗеләр! Аларда яңа Тукайлар, Такташлар, Сәйдәшләр аунап ята!

Татар баласы мәктәпкә килүенең беренче минутларында ук телсезлектән изелү, кимсетелү кичереп, бихисап чирләргә дучар ителә. Һәм бу гарьлек, бу кимсетелү чирләре аны гомере буе озатып барып, гомерен кыскарта, нәселсез итә. Сез “ирекле халыклар федерациясе” дип аталган “федерациябезнең” берүк авылында, бер үк шәһәрендә, берүк урамында, берүк йортында, берүк подъездында, берүк катында, күрше фатыйрларда яшәгән урыс һәм татар ата-анасын баласын күз алдыгызга китерегез. Алар икесе берүк салым түли, алар икесе дә кеше үтертү өчен балаларын урыс армиясенә озата һәм башкалар һәм башкалар.

Урыс гаиләсенең кайгысы юк: ил үзенеке, тел үзенеке, телевидение, радио, интернет, театр, газета-журналлар, урамнар, трамвайлар, җир-күк — үзенеке. Без, татарлар бүләк иткән бихисап бу байлыкларның үзләренеке була алмавы турындагы уй аларның башына килми. Алар шат. Шушы ук туфракта, шушы ук салымнарны, изелүне урысның үзеннән дә күбрәк түләгән татар гаиләсе — татар баласы исә таң атканнан алып йокларга ятканчы кара кичерешләр эчендә кайный.

Нишләп болай бу? Нишләп ул хокуксыз? Нишләп аларның сугышта канын гына коялар да, рәхмәткә бернәрсә дә бирмиләр? Тынычта газиз тупрагыннан дүрт миллиардлаган тонна нефте белән бергә канын гына суыралар да, “Говори по-русски!” дип акыралар? Нишләп 1552 дә түгел, инде 2009 елда да телевидениедән, радиодан, армия строеннан торып татарны чукындыралар? Изелеп, кыйналып, тукмалып, үтерелеп, юкка чыгарылудан башка, аның бернәрсәсе дә юк. Ул чирләми, кем чирләсен?!

Уйланыйк һәм өстәл сугыйк, урамнарга чыгыйк! Бу кимсетүләр кайчан бетәр?! Явыз Иван үлгәнгә биш гасыр, явыз Петр патша үлгәнгә өч гасырдан артык бит инде! Бу империя татарга кимендә утыз триллион доллар булган контрибуциясен бүген кайтара башларга тиеш!

Рәсәйгә дошман килсә, аңа дежурга “халыклар дуслыгы” кирәк, дошманны бергәләп куганнан соң, аңа дуслык та, халыклар да кирәкми. Сугыш барганда Рәсәй хакимнәре “Яшәсен халыклар дуслыгы!” дип язып һавага элә дә, тыныч көннәр килгәч, бу лозунгны “Халыклар үлсен!” дип чүплеккә ыргыта.

Татарда “Татар үлеме — марҗадан”, “Батыр үлеме — марҗадан”, “Егет үлеме — марҗадан” дигән берүк мәгънәле өч әйтем бар. Бүген татар чирләгән өч психофизиологик чирнең берсе — дәүләтсезлек, сәяси, икътисади изелү чарасызлыгыннан булса, икенчесе — дәүләткүләм масштабтагы телсезлек чиреннән булса, өченчесе — кяфер белән җенси-гаиләи кушылудан. Без татарны уята алмадык. Бу кадәр дә мәгънәсез кушылган катнаш никахлардан череп чыккан җиде миллион татарның хет йөз меңен чын мөселман-татарны саклап калырга иде. Татар йортына кяфер мөселманлыкка күчми торып кермәскә, әгәр күчми икән, ничек керде, шулай чыгарга тиеш. Яшәсен хәләл дин, хәләл аш, хәләл хезмәт, хәләл байлык, хәләл ир, хәләл хатын!

Бүген татар авылында “Исәнмесез!” дигән сәламгә татар баласының гасабиланып, ясалма бер күкрәк киерү белән “Здравствуйте!” дип җавап биреп, гавәмның массакүләм урысча сөйләшә башлавы - татарның мәдәни тарихын трагик очланмыш чорына китерде. Әмма бу әле татар бетә икән дигән сүз түгел. Бу инде шул вакытта татар чәчкә ата дигән сүз дә түгел. Бу милләт тарихында булмаган феноменаль мәнкортлык халәте. Мәнкорт –миен корт ашаган, дигән сүз.

Римзил Вәли.
Бүгенге иҗтимагый-сәяси бәхәсләрдә берәүләрне аклау, берәүләрне бәетләү хакыйкатькә китерми. Шовинистик битарафлык, дәүләтнең милли үзенчәлекләргә тискәре карашы беркемгә дә сер түгел. Шул ук вакытта Айдар Хәлим азсызыклап әйткән маңкортлык, милли ваемсызлык, үз ата-баба рухына чирканып карау гаять зур проблема булып кала. Туган тел көне якынлашканда татар шагыйре һәм публицисты Айдар Хәлим менә шушы мөһим төшенчәләрне җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырышты.

Дөрес, укыту методикасы, дәреслекләр әзерләү, укытучылар өйрәтү, балаларны милли сыйныфларга туплау, мәктәпләрнең матди һәм техник хәле, компьютерлаштыру, компьютерларны милләткә хезмәткә өйрәтү, яшьләрне милли интернетка җәлеп итү кебек конкрет эшләр бу лекциядә каралмады, чөнки бу башка белгечләр һәм киңрәк аудиториядә карала торган нәрсәләр. Шулай да, Айдар Хәлимнең чыгышының ахырында конкрет тәкъдимнәр килеп чыккан хәлдән чыгу юллары ачык итеп әйтелде.
XS
SM
MD
LG