Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда урам җыены узды


Чаллының Җиңү паркында федераль иминлек хезмәте тарафыннан эзәрлекләнгән җәмәгать эшлеклеләрен яклап урам җыены узды.

Аны оештыручы Гамил Камалетдинов чараны шәһәр хакимияте каршында уздырырга теләгән, әмма моңа рөхсәт алмаган. Җыенда 40лап кеше катнашты.

Анда катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы президиумы әгъзасе Фәүзия Бәйрамова, "Звезда Поволжья" басмасы мөхаррире Рәшид Әхмәтов, Татар иҗтимагый үзәге президиумы вәкиле Рәфис Кашаповны яклап чыкты.


XS
SM
MD
LG