Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда "Курск" фаҗигасе сәхнәләштерелде


Лондонның Young Vic театры Баренц диңгезендә һәлак булган 118 кеше фаҗигасен сәхнәгә куйды. Аны әзерләүчеләр "Курск" су асты көймәсендә булган фаҗигане театр залында тавыш эффектлары ярдәмендә сүрәтләргә тырышкан. Әсәрнең авторлары төп игътибарны бу хәлнең кеше фаҗигасы булганына биргән.

Режиссер Дэн Дҗонс сүзләренә караганда, әсәр фаиҗига вакытында "Курск" янында булган британ су асты көймәсендәге диңгезчеләр исеменнән язылган. Көндәлек тормышта да бик киеренке һәм җаваплы булган бу су асты хезмәтендә диңгезчеләрнең һәлакәт вакытында кичергән хисләрен тамашачыга британ диңгезчеләре булып уйнаган актерлар җиткерә, диде Дҗонс.
XS
SM
MD
LG