Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәшәварда 16 кеше һәлак булды


Пакстанның Пәшәвар шәһәрендә сишәмбе көнне 5 йолдызлы кунакханәдә булган шартлауда һәлак булганнарның саны 16 кешегә җитте. 60лап кеше яраланды.

Кунакханәгә бәреп кергән сугышчылар сакчыларга ут ачты, интихарчы машина шартлатты. Һөҗүм өчен җаваплылыкны әле бер кем дә үз өстенә алмады.

Пакстанның төньяк-көнбатышында хөкүмәт көчләренең сугышчыларга каршы хәрби чараларына җавап итеп Талибан һөҗүмнәр белән янаган иде.
XS
SM
MD
LG