Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Сабантуй бәйрәме узды


Милли бәйрәмебез өлкә үзәгендә озак еллар булмый торганнан соң инде өченче мәртәбә үткәрелде.

Әйтергә кирәк, 2007 елда Сабантуйны “Татарстан – Омск икътисад һәм мәдәният үсеше үзәге” Шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән бергәләп оештырган иде. Узган елда исә дилбегәне кулына ул вакытта күптән түгел генә җитәкчелеге алышынган өлкә мөхтәрияте алды һәм быел да бу оешма Сабантуй мәшәкатъләрен башкаручы булды.

Омски Сабантуе өченче ел рәттән бер үк урында – шәһәр үзәгеннән ерак булмаган авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрелә торган паркта уза. Бәйрәмдә гадәттә рәсми даирәләр вәкилләре була иде. Быел Сабантуй мәйданында Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутатлары Равил Бикбавов һәм Марат Әдербаев күренде, әмма котлау-тәбрикләү сүзләре белән халыкка мөрәҗәгать итмәде.

Сабантуй гадәттәгечә хәер-дога белән башланып китте. Доганы Омски мөфтияте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов укыды. Мөфти-хәзрәт дога укыганнан соң оештыручыларга рәхмәтләрен юллады, бәйрәмдә сатылачак ризыкларның хәләл икәнлеген белдерде.


Котлау-тәбрикләү сүзләре белән Мәскәүдән килгән кунак – Русия Дәүләт думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтәриятее рәисе Илдар Гыйлметдинов чыгыш ясады. Илдар әфәнде халыкны сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, Татарстан президенты Миңтимер Шаймиевның котлау хатын укыды, аннан соң Сабантуйны оештыручыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Сабантуйның концерт программасында җирле талантлар: “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле, Большеречье районының “Наза”, Тара шәһәренең “Нур” һәм “Якташ”, Олы Уыш авылының “Рузалина”, Муромцево районы, Чуртанлы авылынның “Дуслар” коллективлары катнашты. Алардан тыш концерттта шәһәрдә эшләүче башка милләтләр коллективларының да чыгышлары булды.


Концерт программасын аеруча Татарстаннан килгән “Казан егетләре” җыр төркеме бизәде. Дөрес, Сабантуй концерты программасыда алар өч кенә җыр башкарды. Аның каравы кичен “Казан егетләре” катнашында дискәтүк оештырылды.

Сабантуй Омскида кичкә кадәр барды, халык рәхәтләнеп ял итте - берәүләр концерт, икенчеләре уеннарны тамаша кылды, өченчеләре үзләре актив катнашты. Ул көнне кәефе төшкән кеше булса да, бары тик бәйрәмдә ризык сатучылар булгандыр. Көннең эссе булуы тээсир иттеме, әллә өйләреннән тамак туйдырып килделәрме – Сабантуйга килгән халыкның бихисап булуына карамастан, сәүдә артык кызу бармады. Рәшит исемле эшмәкәр сүзләренчә, кайбер сатучылар сәүдә итү урынына түләгән 15 мең рубль аренда бәясен дә аклый алмаган.


Шәһәр Сабантуе өлкәбездә үтәчәк бәйрәмнәрнең башлангычы булды – июнь аенда Сабантуйлар Усть-Ишем, Муромцево, Тара районнарында, 5 июльдә Тевриз район үзәгендә булачак. 21 июнь көнне Тара районы, Олы Уыш авылында Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә оештырылган өлкә Сабантуе үтәчәк.
XS
SM
MD
LG