Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азан өчен - штраф


Әстерханда азан тавышы өчен мәчет җитәкчесенә штраф салынган. Мондый очраклар Русия төбәкләрендә арта бара.

Әстерханның Зур Исады базары районында урнашкан мәчетнең азан тавышы якын тирәдә яшәүчеләрнең төнлә тынычлыгын боза дип табылган. Халыкның мөрәҗәгатенә сылтап, өлкә прокуратурасы әлеге оешма эшчәнлегенең канунилыгын тикшергән.

Алар азан тавышы тиешледән көчлерәк дигән карарга килгән. Ә таңнан сәгать дүрттә һәм төнге унбердә яңгыраучы азан кешеләрнең тынычлыгын бозып, сәламәтлегенә зыян сала һәм эшкә сәләтләрен киметә дип табылган.

Азан тавышы дәрәҗәсенең тиешледән югарырак булуын Әстерхан өлкәсе Роспотребнадзор оешмасы белгечләре раслаган.

Сәгать төнге унбердән иртәнге җидегә кадәр кешеләрнең тынычлыгына зыян салу административ хокук бозу булып санала. Һәм шул сәбәпле, өлкә прокуратурасы Мәхмүт Әфәнде исемендәге мәчеткә һәм аның җитәкчесенә штраф салу карарын чыгарган.

"Өлкә прокуратурасы оешманың элекке җитәкчесенә кисәтү ясаган идек, әмма административ хокук бозулар тагын кабатланды", дип белдерә.

Әйтергә кирәк, Әстерханда мөселманнарга каныгулар әледән-әле булып тора. Берничә ел элек җитәкчелек шәһәргә керә торган юлдагы тарихи мәчетне сүтү карарын чыгарган иде. Өлкә мөселманннары моңа аяк терәп каршы торды. Алар хокук яклаучылардан, депутатлардан, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевтан ярдәм сорады. Русиядә яклау таба алмагач мөселманнар Европа мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итте.

Мөселманнар белдерүенчә, соңгы вакытта өлкәдә ислам дине тарафдарлары шактый арткан һәм өлкә җитәкчелеген, мөгаен, шул борчыйдыр.
XS
SM
MD
LG