Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Махеевъ” Татарстаннан китә?


Русия азык төлек базарында майонез ясау тармагының 17%ын алып тора “Махеевъ” сәүдә маркасы Татарстаннан китергә ниятли. Әлеге товарны ясаучы “Эссен Продакшн АГ” ширкәте шушы көннәрдә рәсми рәвештә Татарстанда түгел Самарда теркәлде.

Икътисад белгечләре күп очракта Татарстанны чит ил җитештерүчеләре өчен иң уңайлы төбәк ди. Республика җитәкчелеге дә байтак чит ил ширкәтләренең Татарстан базарына керергә теләвен әйтә. Соңгы көннәрдә бөтенләй башка хәл күзәтелә башлады. Русиядә “Махеевъ” майонезын җитештергән иң эре ширкәтләрнең берсе “Эссен Продакшн АГ” Татарстаннан китергә ниятли. Шушы көннәрдә әлеге ширкәтнең рәсми рәвештә Татарстанда түгел, ә Самарда теркәлүе, республикадан китүнең беренче адымнары, ди белгечләр.

“Эссен Продакшн АГ” юристы Вячеслав Шорин бу гамәлне соңгы елларда ешайган мәхкәмә эшләренә бәйли. Әлеге ширкәт майонез ясаганда бүдәнә йомыркаларын кулланып, патентны бозган өчен инде ике елдан артык “Казан май комбинаты” белән мәхкәмәләшә.

“Махеевъ” майонезын ясаучылар исә, бу гаепләүләр белән килешми. Алар сүзләренчә, ике ширкәт тә майонезны төрле ысул белән ясый. Берсе йомырканы шул килешеш, икенчесе маринадланган йомырка куллана. Өстәвенә, гаепләнүчеләр кулланган ысул да “Роспатентта” теркәлгән.

Узган елның декаберендә Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе “Эссен Продакшн АГ” ширкәтен гаепле дип белдерде. Әмма быел май аенда башка мәхкәмә тарафыннан әлеге карар кире кагыла. Шул ук айда кассация мәхкәмәсе янә “Махеевъчыларга” гаеп тага. Ахыр чиктә бу ширкәткә 2 миллиард сум штраф салына. Мәхкәмә эшләре әле дә Русиянең Югары арбитраж мәхкәмәсендә дәвам итә.

Әлегә “Махеев” рәсми адресын гына Самарга күчергән. Әмма киләчәктә Татарстанда эшләр җайга салынмаса, ширкәт җитәкчелеге сәнәгать корылмаларын да Алабугадан Киров өлкәсе, яисә Удмуртия республикасына күчерү белән яный. Мондый көчле ширкәтне күп кенә төбәк үзенә җәлеп итмәкче, ди алар.Белгечләр исә, “Махеев”ның Татарстаннан китүен тискәре кабул итә.

Икътисадчы Искәндәр Исхаков бу хәлләргә мондый мөнәсәбәт белдерде.

“Татарстанда бизнесны алып бару шактый авыр. Күп очракта админитратив киртәләр комачаулый. “Махеевъ” җитәкчелеген дә айлар буе мәхкәмәдә йөрү тәмам туйдыргандыр. Шуңа күрә башка юл таба алмагач алар, республикадан китергә булган. Әлбәттә казнага зур салым акчаларанын алып килгән ширкәтнең китүе Татарстан өчен файдага түгел. Әмма моңа карап кына республика икътисады зур югалтулар кичермәс дип уйлым”, ди Искәндәр Исхаков.

Икътисад белгече Алмаз Шакирҗанов исә, көчле ширкәтне Татарстаннан чыгару дөрес түгел, ди.

“Русия дәрәҗәсендәге ширкәтне Татарстан базарыннан чыгарырга ярамый. Киресенчә аны саклап калырга һәм алга таба эшләр өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. “Эссен Продакшн АГ” белән “Казан май комбинаты” арасындагы бәхәскә килгәндә исә, бер тавыштан гына теге, яисә бу ширкәт гаепле дип әйтеп булмый. Әгәр бүдәнә йомыркаларын кушып майонез ясау хокукы май комбинатына гына карый икән, димәк алар хаклы. Бу мәсьәлә ахыргача мәхкәмәдә хәл ителергә тиеш,” ди Алмаз Шакирҗанов.

“Махеев” сәүдә маркасы Русия азык төлек базарында майонез ясау тармагының 17%алып тора. 2008 елда ул 120 мең тон майонез җитештергән. Әлеге товар Русиянең 80 төбәгендә, 11 ерак һәм якын чит илдә дә сатыла.
XS
SM
MD
LG