Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия министры Мәскәүдә


Германия тышкы эшләр министры Русия белән сәүдәне җайлар өчен Мәскәүгә килде. Үз илендә аны парламент сайлавында билгесезлек көтә.

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер Русиядә башта тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән генә очрашырга тиеш иде. Әмма соңырак аның Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән дә сөйләшүләр уздырачагы билгеле булды.

Президент Медведев министр белән булган очрашуда, икътисади кризис ике ил арасындагы сәүдә бәйләнешенә зыян китермәскә тиеш, дип белдерде. Ике ил арасында сәүдә соңгы арада нык кимегән. Икьдисади мөнәсәбәтләрне җайлау Штайнмайерның Мәскәүгә сәфәренең максатларының берсе иде.

Икенче максат – кыйтгада корал кыскарту барышын күзәтү. Германия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә очрашулар вакытында сүз Иранның атом программасы турында да барырга тиеш иде.

Германия министрының Мәскәүгә килүенең өченче максаты – бу айда үтәчәк зур халыкара чараларга әзерлек иде.

Италиянең Триесте каласында 25-27 июнь көннәре "зур сигезлек"нең тышкы эшләр министрлары җыелачак. Корфуда 27-28 июнь көннәре Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының тышкы эшләр министрлары җыены үтәчәк. Ай азагына НАТО-Русия шурасы очрашуы билгеләнгән.

Штайнмайер бүген шулай ук Русия фәннәр академиясендә Германия-Русия мөнәсәбәтләре һәм тышкы сәясәт мәсьәләре турында нотык тотты.

Белгечләр Штайнмайерның Германиянең иң зур партнерларының берсе булган Русиягә сайлау алдыннан килүен очраклы хәл түгел, ди. Германиядә парламент сайлавы сентябрь аенда үтәчәк. Штайнмайерның социал-демократик партиясе Европа парламенты сайлавында яхшы нәтиҗәгә ирешә алмады.

Русия Штайнмайерның көзгә Германия тышкы эшләр министры вазыйфасыннан китү ихтималын сизә һәм бу сәфәрнең нәтиҗәсе дә зур булмаска мөмкин, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG