Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиддәдә “Алтын минбәр” фильмнары күрсәтеләчәк


Гәрәп дөньясын бигрәк тә Русиядәге мөселманнар тормышы, аларның ничек яшәүләре кызыксындыра икән.

“Русия – Гарәп эшлекле шура” рәисе урынбасары Владислав Луценко белдерүенчә, Казан фестивалендә катнашкан бу фильмнар Җиддә шәһәрендә узачак “Русия – Сөгүд Гәрәбстаны – сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлегенең киләчәге” дип аталган бизнес-форум вакытында кичке мәдәни чара булып торачак. Һәр көнне бер фильм күрсәтеләчәк. Әлеге форум 2009 елның 18-21 октябренә билгеләнгән.

Владислав Луценко
“Әлбәттә бу форумны ачкан вакытта Татарстаннан да вәкил – Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашыр һәм гәрәп дөньясына “Алтын минбәр” фестиваленең Казанда, Татарстан башкаласында үтүен сөйләр дип ышанабыз”, диде Луценко. Әлегә нинди фильмнар күрсәтеләсе тәгаенләнмәгән. Луценко әйтүенчә, гәрәп дөньясын Русиядәге мөселманнар тормышы, аларның ничек яшәүләре бигрәк тә кызыксындыра икән.

“Татаркино” башлыгы Владимир Батраков әйтүенчә, Җиддәгә китәсе әсәрләр узган елгы фестивальдән дә, быел булачак чарадан да сайлап алыначак. Билгеле булганча, чираттагы “Алтын минбәр” Казанда 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр үтәчәк. Бәлки, катнашучы илләр күбәер, узган ел 32 ил катнашкан иде, ди Батраков. Дөрес, әлегә Казан фестивалендә барлык гәрәп илләре дә катнашмый. Шулай да, сайлап алу комиссиясенә бүген 200-ләп фильм килгән инде. Батраков шушы арада башка илләрнең дә фестивальгә кушылу мөмкинлеген кире какмый

Быел Татарстан Халыкара кино фестиваленә “Өч аршин җир” һәм “Бөркетләр” нәфис фильмнарын төшереп бетерергә җыена. Аннан кала да, документаль фильмнар да булачак, ди Батраков.

Владислав Луценко сүзләренчә, Җиддәдә булачак бизнес-форум һәм Русиянең Сөгүд Гәрәбстанындагы икенче күргәзмәсе төрле тармакларны үз эченә алачак. Монда нефть-газ, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, химия товарлары белән бергә сәнгати эшләнмәләр, сәяхәт, мәгариф һәм мәдәният та тәкъдим ителәчәк.

Луценко Казанга Җиддәдә узачак бу чарага Татарстан ширкәтләрен дә җәлеп итергә килгән иде. Петербур, Мәскәү, Ленинград өлкәсендә тәкъдим итү үткән инде. Алга таба Русиянең башка зур шәһәрләрендәге сәнәгать һәм башка ширкәтләрне дә Сөгүт Гарәбстанына чакыру. Әлбәттә теләүчеләр үз акчаларына юлга чыгачак.

Дөрес гәрәп дөньясы бизнес вәкилләрен Русия белән хезмәттәшлек кызыксындыра икән. Бу хакта Петербурда әле яңа гына үткән Халыкара икътисадый форум вакытында гәрәп эшмәкәрләре белән түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткән.

Луценко сүзләренчә, гәрәп дөньясы Русиядә җитди инвестицияләр ясарга шикләнә. Чөнки монда кертәсе акчалары һәм башлана калса эшләре гарантияләнмәгән. Шуңа күрә форумда үзара хезмәттәшлек итү институтлары кору, мисал өчен, кулай һәм файдалы юнәлешләрне сайлап алучы уртак русия-гәрәп инвестиция фонды һәм банкы булдыру кирәклеге турында да сүз булган.
XS
SM
MD
LG