Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблеяга сайланганнар форумда катнашачак


Ассамблея дигән оешма төрле милләтләрнең җәмәгатьчелек оешмалары тарафыннан оештырылган иде. Татар оешмаларыннан аны Башкортстан татарлары конгрессы һәм Татар иҗтимагый үзәкләре оештырды.

Инде килеп, ул оешмалар төшереп калдырылды һәм хакимияткә тәлинкә тотучы “Ватаным”, Татар морзалары җыены, “Рамазан”, “Сәхибҗамал” оешмалары кертелде.

6 июнь үткән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятен оештыру конференциясендә ассамблея уңаеннан махсус мөрәҗәгать кабул ителгән иде. Анда ассамблея корылтаена сайланган делегатларга форумда катнашмаска чакырылган. Сәбәбе - ассамблеяның република хакимиятенең позицияләрен ныгыту, Мортаза Рәхимовны урынында калдыруга ярдәм итү өчен оештырылу белән аңлата.

“Мортаза Рәхимовның банкротлыкка төшкән милли режимы үзенең идарә итү вакытын сузу өчен Башкортстанда милли һәм милләтара оҗмах дигән миф тудыра. Имеш, Мортаза Рәхимовның акыллы, үлчәп эшләгән милли сәясәте сәбәпле, республикада тынычлык хөкем сөрә, милләтара килешү һәм халыклар арасында дуслык урнашкан. Әйе, безнең төбәк халыклары йөзләрчә ел бергә яшәү дәверендә һәр халыкның милли үзенчәлекләрен хөрмәт итәргә өйрәнгән. Бу безнең ата-бабалар хезмәте нәтиҗәсе”.

Шундый мөрәҗәгать булуга карамый, югарыда телгә алган кайбер татар оешмалары форум эшчәнлегендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG