Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Русия Конституция мәхкәмәсенең милли республикаларның төп кануннарыннан суверенитет төшенчәсен алырга кушкан карары турында сәяси күзәтүче Пол Гобл

Русиянең Конституция мәхкәмәсе (КМ) карары Мәскәүнең милли республикаларга каршы яңа компания башлавын күрсәтә. Ихтимал, ул ахыр чиктә республика конституцияләренә үзгәрешләр кертә алыр, ләкин бу гамәл үзәк белән милли республикалар арасында 1990нчы еллардан бирле күрелмәгән яңа киеренкелек тудырачак.

Мәхкәмә Татарстан, Башкортстан, Саха, Тыва, Кабарда-Балкар, Коми, Чечня, Бурят республикаларына, шулай ук, Краснодар крае, Ямал-Ненец өлкәләренә төп кануннарыннан суверенитетны телгә алган маддәләрне алырга кушкан карар кабул итте.

КМ карарынча, бу маддәләр Русия конституциясенә каршы килә, чөнки анда "Русия Федерациясендә суверенитетның бердәнбер иясе – Русиянең күпмилләтле халкы" диелгән, шуңа күрә, "Русиядә ике дәрәҗәле мөстәкыйль хакимият була алмый, ягъни, төбәкләрнең дә үз суверенитеты була алмый."

Бу карар өч төрле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Беренчедән, төбәкләр Путинның Русиядә бердәм хокукый киңлек төзү таләбен 8 ел буена үтәмәгән булып чыга. Ягъни бу өлкәдә уңышлар күпертелгән дигән сүз.

Икенчедән, КМ карары Русиядәге федерализмның башка федераль системнарга туры килмәвен күрсәтә. Чөнки аларның күбесендә федерация генә түгел, аның өлешләре дә суверенитеткә ия.

КМ карары 1993 ел конституциясендә игълан ителгән федераль дәүләттән үзәкләшкән дәүләткә кайтуны аңлата. Ягъни, республикалар күзлегеннән караганда, бу карар үзе дә конституциягә каршы килә.

Өченчедән, КМ карары Мәскәүнең милли республикаларны бетерү ниятенә ишарә итергә мөмкин. Мәскәүдәге Этнология институты мөдире Валерий Тишков инде күптән Русиягә территориаль төзелеш кирәк дигән фикерне алга сөрә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның узган атна Русиянең артык үзәкләшүенә каршы чыгуы шушы фикерне хуплый. Ихтимал, милли республикалар берләшеп, кирәк булса, урам җыеннары, мәхкәмәләр ярдәмендә федерализмның соңгы калдыкларын саклап калмакчы.

Бу көрәштә алар җиңеп чыкмаска да мөмкин, ләкин, республика җитәкчеләре Мәскәүгә, Пикалево белән чагыштырганда да күбрәк мәшәкатьләр тудыра ала. Путин, эш хаклары түләнмәгән бу шәһәргә барып, мәсьәләне үзе чишеп кайтырга мәҗбүр булды. Ләкин ул һәр милли республикага барып аларның таләпләрен үтәп йөри алмый.

Шулай итеп, КМ карары Русия дәүләтенең тәрәкъкыят юлында борылыш ноктасы була ала. Җирле хакимиятләр һәм халык илнең кайсы юлдан китәсен хәл итәргә мөмкин – Конституция таләп иткәнчә, федерация юлыннанмы, әллә Конституция мәхкәмәсе тәкъдим иткәнчә, унитар дәүләт төзү юлыннанмы.

Пол Гобл
элекке совет илләре белгече, Азәрбайҗан дипломатия академиясе мөгаллиме

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG