Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс чиркәве дөньяви модельне үрнәк итмәскә чакыра


Урыс чиркәве вәкиле Всеволод Чаплин дөньяви модельне тәнкыйтьли. Атакайларны мәктәпләр, хастаханәләргә генә үтеп керү канәгатьләндерми, күрәсең.

Дин һәм дәүләт мөнәсәбәтләренә багышланган конференциядә урыс чиркәвенең җәмгыять белән эшләү бүлеге башлыгы Чаплин: “Дөньяви модель җәмгыятьтә бердәнбер дөрес модель итеп күрсәтелергә тиеш түгел”, диде.

Аныңча, диннән аерылган (секуляр) җәмгыять инде үз кыйммәтен югалткан.

“Ул халыкка тормыш итү өчен җитәрлек көч бирми һәм авыр хәлләрдә кешеләргә юнәлеш күрсәтми”, ди Чаплин.

Чиркәү әһеле дин үсешенә игътибарны арттырырга чакыра һәм сәясәтчеләр, зыялылар тарафыннан аны инкяр итү уйланмаган адым булачак дип саный.

Чаплин фикеренчә, дөньяви модельне алга сөрү тырышлыгыннан инде күчәргә вакыт җиткән. Чөнки исламда да, правослауларда, да яһүдләрдә дә дини кануннар нигезендә генә яшәүчеләр дә бар.

Шул ук вакытта ул бик азчылык халык өчен генә көндәлек тормыш мәшәкатьләре, күңел ачулар мөһим булып кала дигән фикердә тора.

Всеволод Чаплин
“Җәмгыятьнең дөньяви моделе ул бер система гына һәм ни өчен нәкъ аның беренчел булырга тиешлеген әлеге системаны яклаучылар, хәтта, үзләре дә инде аңлата алмый”, ди Чаплин.

Әлбәттә бу урыс чиркәвенең җәмгыятьгә үтеп керергә тырышуының беренче очрагы түгел. Мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре дәресләрен кертү, хастаханәләрдә атакайларның ризалыгыннан башка бала төшерүгә рөхсәт бирмәү, руханиларның юл иминлеге хезмәткәрләре белән чыгып, кагыйдә бозган машина йөртүчеләргә иконалар тапшыру әлеге мисалларның берничәсе генә.

Русия конституциясе нигезендә дин (шул исәптән урыс православ чиркәве дә) дәүләт эшләреннән тулысынча аерылган булуга карамастан, Путин-Медведев чорында чиркәү үз йогынтысын арттырганнан-арттыра бара.

Әйтергә кирәк, урыс православ чиркәве илдә иң зур конфессия булып кала. Аның карамагында 16 мең чиркәүдән тыш, 5 мең якшәмбе мәктәбе, 500ләп монастырьләр бар.

Белгечләр әйтүенчә, чиркәүнең еллык акча әйләнеше генә дә 100-150 миллион долларны тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG