Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:09

Мәскәү һәм Мински арасында сөт ризыкларын тыю тирәсендәге низаг тирәнәя бара. Күзәтүчеләр монда сәяси һәм икътисади сәбәпләр күрә.

Русиянең куллану базарын күзәтү оешмасы ( Роспотребнадзор) Беларуста җитештерелгән 593 төрле сөт ризыкларын Русиядә сату рөхсәтен гамәлдән чыгарды.

Бу карар Мәскәүгә Беларус республикасының рәсми вәкилләре килгән көнне чыгарылды. Беларусның тышкы эшләр министры һәм санитар табибы бу мәсьәләсе хәл итү өчен Русиядәге коллегалары белән очрашырга ашыкты. Әмма моның файдасы булмады.

Русия һәм Беларус белгечләре Санитар хезмәт башлыгы Генадий Онищенконың карарларын Мински һәм Русия арасындагы каршылык белән бәйли.

Президент Борис Ельцин заманында икътисад министры булып эшләгән Евгений Ясин да монда сәясәт күрә.

“Онищенко вакыт-вакыт сәяси карарлар кабул итмәсә, бу урында эшли алмас иде. Әмма дөньядагы бар илләр дә санитар хезмәтләрен шундый максталарда куллана. Мин Онищенконы акламыйм әлбәттә, миңа бу карарлар ошамый”, ди Евгений Ясин.

Генадий Онищенко Куллану базарын күзәтүче оешманы җитәкләгән елларда сәясәттә катнашлыгын инкарь итеп килде.
Әмма нигәдер, Роспотребнадзор сәяси каршылыклар килеп чыккан саен, тыю карарларын чыгарып килде.

Әйтик 2006 елның мартында Грузия һәм Молдова шәрәбләренең кертелүе тыелган иде. Ул вакытта бу илләрнең җитәкчеләре Мәскәү белән бәхәскә керде.

Онищенко бу илләрнең шәрәбләрендә зыянлы мәтдә табылды, дип белдерде. Әмма Абхазиядә җитештерелгән шәрәбләрне соңыннан илгә кертә башладылар. Грузиянең минераль сулары өчен дә Русия чикләре ябылып торды.

Заманында АКШтан китерелгән тәмәке дә тыелган товарлар исемлегенә кертелде.

Сөт ризыкларын тыю карарына килгәндә, күзәтүчләр монда сәяси һәм икътисади сәбәпләр күрә.

Беренчедән, Беларус товарлары Русиядә җитештерелгән сөт, май, сыр белән чагыштырганда күпкә арзанрак.

Икенчедән, Александр Лукашенконың Мәскәү белән каты сөйләшүе дә моңа тәэсир иткән булырга мөмкин, ди кайбер күзәтүчеләр.

Мәсәлән, Минскидагы белгеч Леонид Зайка, сөт ризыкларының сатылмавы илнең икътисадына зур зыян салачак, бу карар Беларус җитәкчелеген, шул исәптән президентын да айнытып җибәрү өчен кабул ителгән булырга мөмкин, ди.

Мәскәү Мински сораган 500 миллион долларлык кредитны бирмәде. Моннан соң Лукашенко, башка Мәскәүгә баш иеп килмәячәге хакында белдерде.

Мински үз чиратында Абхазия һәм Көньяк Осетиянең мөстәкыльлеген танымады.

XS
SM
MD
LG