Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эзәрлекләүләр татарны куркытмаган


Чаллыда милли хәрәкәт җитәкчеләрен яклап урам җыены узды. Анда 40-лап кеше катнашты.

Чаллыда милли хәрәкәтнең башында торган һәм аларга теләктәш булган шәхесләргә мәхкәмәләр эш ачып җибәрүләре мәгълүм. Шушы эзәрлекләнгән кешеләрне яклап хакимияткә, хокук органнарына үз фикерләрен белдереп, бер төркем халык Чаллы урамында пикет уздырды.

Пикет уздыру мәшәкатен бу юлы Гамил Камалетдинов, Фәһим Җиһаншин, Мәрзия Ша-кирова үз өсләренә алган. Билгеле булганча, ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов милли хәрәкәттәге эше өчен 1,5 ел шартлы хөкем алды, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бүген-иртәгә хөкем каршына басарга мөмкин. Аңлашыла, әлеге милли хәрәкәт җитәкчеләре ачыктан-ачык каршылык күрсәтә алмады.

Пикетны оештыручыларның берсе Гамил Камалетдинов: “Русия Европа шурасы әгъзасы. Шурадагы илләр Европа Конвенцияләренә таянып эш итә һәм андагы кануннарга буйсына. Путин хакимияткә килгәч, Русиядәге демократия нык кысылды. Кулга алулар, башка хокук бозулар булды. Пикетка чыкканда курку хисе булмады. Эзәрлекләнгән җәмәгатъ эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмованы, Рәфис Кашаповны һ.б. якларга тиешбез. Без урамга чыкмасак, хәлебез тагын да начараер”, диде ул “Азатлык”ка.

Пикет булган урында ТИҮ һәм Милли Мәҗлес җитәкчеләре күренмәде. Җәмәгатьчелеккә билгеле шәхесләрдән Айдар Хәлим, Тәлгать Әхмәдишин булды. Каршылык акциясенең эчтәлеге ни дәрәҗәдә, 30-40 кешенең катнашуы аз түгелме,аз булса бу курку хисе белән бәйле түгелме?

“Халыкта курку хисе бар дип, уйламыйм. 30-40 кеше килү - Чаллы өчен зур сан. Аларның һәрберсе артында 30 мең кеше тора дип уйлыйм. Язылган шигарьләр бик урынлы һәм акыллы. Соңгы елларда татарга каршы булган басым бүген генә бетәчәк түгел һәм ул алга таба да көчәер, дип ышанам”, диде Айдар Хәлим.

Шушы сөйләшүләрдән соң “Азатлык” тагын берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Аларны нинди борчулар пикет урынына китергән соң? Пикетта катнашучы Роза Исламова, Кашаповны хөкем итү – татар халкын хөкем итү, дип белдерсә, Ринат Закиров татар мәктәпләре бетеүенә борчыла.
XS
SM
MD
LG