Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкорстан халыклары Ассамблеясы ачылды


Бүген Уфада ачылган Башкорстан халыклары Ассамблеясына республиканың дистәләгән милли-мәдәни оешмасыннан 500ләп вәкил җыелды. Соңгы тапкыр Ассамблея 9 ел элек җыелган иде.

Күптән түгел президент Мортаза Рәхимовның “Московский комсомолец” басмасына биргән әңгәмәсе сүрәтендә Ассамблеяга игътибар тагын да артты. Рәхимов Мәскәүне хакимиятне “үзәкләштерүдә” гаепләде һәм “Бердәм Русиянең” илдә өстенлек итүенә канәгатьсезлек белдерде.

Ассамблея делегатлары Башкорстан суверенлыгын һәм президент Рәхимов сәясәтен яклап чыгар, дип фаразлана. Җыенда шулай ук республика конституциясенә үзгәрешләр кертү турында да сүз булыр, дип көтелә. Бу үзгәрешләр нигезендә республика президенты премьер-министр һәм хөкүмәтне Дәүләт җыелышы белән киңәшләшеп билгеләргә тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG