Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта шартлауда 5 кеше яраланды


Украина башкаласы Киевта Лукьяновская метро тукталышы янында шартлау булды, 5 кеше яраланды.

Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгының Киев бүлеге хәбәр итүенчә шартлауның сәбәбе тәмәке киоскындагы газ балоны булган. Яраланучылар – ике сатучы һәм узып барган өч кеше, дип хәбәр ителә.

Шартлауны тикшерү дәвам итә.
XS
SM
MD
LG