Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

НАТО саклану министрлары Брюссельдә очраша


Брюссельдә җыелган НАТО саклану министрлары очрашуының көнтәртибендә Әфганстандагы вазгыять һәм Косоводагы НАТО көчләрен кыскарту.

Вашингтон Европа илләренә Әфганстанга өстәмә хәрби көч җибәрергә дип басым ясар, дип фаразлана. АКШ Талибанга каршы көрәшкә өстәмә 21 мең хәрбиен җибәрә.

Косовода НАТОның 15 мең гаскәрие бар. Германия саклану министры Франц Иосиф Юнг, хәрбиләр саны 10 меңгә калдырылырга мөмкин, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG