Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан гына ал да гөл булмас инде


Башкортстан иктисадындагы хәлләр бик шәптән түгел икән.

Киң җәмәгатьчелеккә әлләни мәгълүм булмаса да, моның шулай булуын бәйсез икътисад белгечләре күптән әйтеп килә иде инде. Ә хәзер Башкортстан халык хуҗалыгындагы хәлләр белән республика халкы гына түгел, ә бар Русия җәмәгатьчелеге дә танышу мөмкинлеген алды. Бу мөмкинлекне Мәскәү Кремленең рәсми басмасы “Российская газета” үзенең 11 июнь санында бирде.

Виталий Акрамов үзенең “Башкорт синдромы” дигән язмасында Башкортстан башкарма хакимиятләре оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге бик түбән дип бәяли. Ил төбәкләре арасында нибары 35 нче генә урынны биләп тора икән Башкортстан. Шулай ук аның бюджеты да күрше Татарстанныкына караганда 14 процентка кимрәк, дип әйтелә.

Мәкаләдә язылуынча, Башкортстанда соңгы елларда башкорт милләтчелеге баш күтәрә. Бу күренешне республика рәсми җитәкчеләре хәтта үзләре дә дәртләндереп, котыртып тора, диелә. Шушы тәңгәлдә премьер-министр Раил Сарбаевның исеме аерып әйтелә бу язмада. Моны узган ел азагына кадәр республика хакимиятләренә бик якын булган түрә, Башкортстан президенты хакимиятендә зур урын биләгән, хәзер инде республика түрәләре басымы астында Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган Урал Хәсәнов раслый.

Аның ук сүзләренчә, хәзер Мортаза Рәхимов үзе тагын бер кат президент вазыйфасында кала алмаса да, үз урынына үз кешесен калдырырга тырыша. Бу хакта сөйләгәндә, нигездә, премьер-министр Раил Сарбаев исемен атыйлар. Узган атнада Зианчура районындагы Сабантуйда булганда, Мортаза Рәхимов хөкүмәт башлыгын үтереп мактаган иде. Шулай итеп ул тагын бер кат Раил Сарбаевны бик якын күрүен дәлилләде.

Ярый, хуш, тагын да “Российская газета”ның атнакич санына кайтканда, анда чынлап та Башкортстан икътисадының мактанырлык хәлдә булмавы әйтелә. Хәер, моны республикадагы бәйсез икътисад белгечләре гел әйтә килде. Шулар арасында икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да бар.

“Башкортстан түрәләре республикада икътисад үсеше турында ялган күрсәткечләр биреп, Мәскәү алдында матур күренергә тырышып калу өстенә, үз-үзләрен дә, халыкны да алдап килде”, ди Ринат Гатауллин.

“Российская газета”ның Башкортстан икътисады хакындагы саннары Уфадагы Ак йортта нәфрәт тудыруы да ихтимал. Алар “республика икътисады чәчәк ата”, дип торганда, Мәскәү тарафларыннан капма-каршы саннар әйтелүе кемгә ошар?
XS
SM
MD
LG