Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күз буяу гына булмасын


Атнакич көнне Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтае булып үтте.

Зур җыенда 700-гә якын вәкил катнашты. Корылтайны, алдан ук көтелгәнчә, республика президенты Мортаза Рәхимов ачты һәм зур нотык белән чыгыш ясады. Русиядә федератив мөнәсәбәтләр ныгырга тиеш, үзәктән төбәкләргә басым кимергә тиеш, республикаларда һәм өлкәләрдә федераль үзәк күзәтүчеләре, ягъни федераль оешмалар вәкилләре азайтылырга тиеш, кебек таләпләрен яңгыратты Мортаза Рәхимов. Ул шулай ук, мәгарифтә милли-төбәк компоненты сакланып калса гына, барлык милләтләр дә үз ана телен, мәдәниятен саклап калачак һәм шуның белән халыклар арасындагы татулыкның нигезе нык булачак, дигән фикерләрен дә әйтте.

“Һәр милләт балалары үз ана телен, тарихын өйрәнү мөмкинлеге алсын. Мәскәү Кремле тарихын өйрәнү кысаларында гына калу яхшыга илтми”, ди Мортаза Рәхимов.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның чыгышын әзерләүчеләр, аны, алдан ук көтелгәнчә, нигездә, федераль үзәккә төрле кисәтүләр һәм киңәш-тәкъдимнәр ясау рухында язган.

Мортаза Рәхимовтан соң, корылтайда БР халыклары ассамблеясе рәисе Нияз Мәҗитов хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул да президент яңгыраткан кайбер фикерләрне кабатлады һәм Башкортстанда акыллы милли сәясәт булдырылган, дип республика җитәкчелегенә мактау сүзләрен җиткерде.

Читтән килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды. Үз чыгышында ул да җыенда чыгыш ясаучыларның фикерен хуаплавын әйтте. “Русиядә милли сәясәт концепциясе эшләнергә тиеш”, дип кистереп әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Җыенда татар оешмаларыннан “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлҗиһан Яһүдина һәм БР татар морзалары мәҗлесе җитәкчесе Максат Мәмлиевлар катнашты. Ә менә Башкортстан Татар конгрессы һәм БР Татар иҗтимагый үзәге кебек тәэсирле оешмалар катнаштырылмады бу җыенда. Мәгълүм ки, алар Башкортстандагы татарлар проблемаларын һәрдаим кискен күтәреп килә, шуңа күрә дә алар хәтта ассамблеягә дә кабул ителмәде.

Башкортстан татар оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәсми хакимиятләр сәясәтен яклар өчен оештырылган ясалма оешма гына.

“Шуңа күрә, анда татар проблемаларын чынлап торып күтәрүче татар оешмаларының катнашып эшләве принципсызлык, үзеңне хөрмәт итмәү булыр иде. Башкортстан хакимиятләре Русия җитәкчелегеннән күбрәк үзаллылык һәм тиң булуны таләп итә. Шул ук вакытта республикадагы татарларның хокукларын тупас боза. Безнең дә, башкортлар кебек үк, тиңнәр арасында тиң буласыбыз килә. Башкортстан милли сәясәте күз буяу гына булмасын иде”, ди Рамил Бигнов.

Башкортстан халыклары ассамблеясе корылтаенда катнашучылар җыен ахырында ил президентына һәм премьер-министрына, шулай ук Русия Федерация шурасына мөрәҗәгать тә юллады. Анда илне федератив юлдан үстерү кирәклеге дә, мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклап калу таләбе дә, башка тәкъдим-киңәшләр дә әйтелә.

Җыенда ассамблеянең яңа шурасы да төзелде. Анда 55 кеше кертелде. Ә инде яңа шура үзенең беренче утырышында ассамблеянең яңа рәисен дә сайлап куйды. Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Әхәт Мостафин җитәкләячәк хәзер ассамблеяне. Элекке рәис Нияз Мәҗитов исә шурасы әгъзасы итеп калдырылды.
XS
SM
MD
LG