Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Мәскәүгә "тиешле хәбәр"


Рәхимов Башкортстан халыклары мәҗлесе корылтаенда чыгыш ясый
Рәхимов Башкортстан халыклары мәҗлесе корылтаенда чыгыш ясый
Башкортстан халыклары мәҗлесенең беренче корылтае 2000 елның декабрендә үткән иде. Икенчесе 2007 елда үтәсе иде. Президент Рәхимов бу хакта тиешле карар да чыгарды, ләкин ниндидер сәбәпләрдән корылтай үтми калды. Күзәтүчеләр фикеренчә, ул чакта Рәхимов җәмәгатьчелек хуплавына мохтаҗ булмаган. Күрәсең, хәзер андый мохтаҗлык бар.

Соңгы вакытта президент Рәхимов үзәк белән кискен каршылыкка керде. Республиканың ягулык-энергетика тармагы тулысынча диярлек Мәскәүдәге "Система" ширкәте карамагына күчте. Мортаза Рәхимовның урыныннан китү ихтималы турында сүзләр инде күптән йөри.

Узган атна Мортаза Рәхимов «Московский Комсомолец» газетына әңгәмәсендә Мәскәүнең үзәкләштерү сәясәтенә кискен тәнкыйть белдерде. Бу төбәк җитәкчесенең соңгы берничә елда үзәк хакимият исеменә әйткән иң каты сүзләре булгандыр. Күзәтүчеләр моны Рәхимовның саклану максатында һөҗүмгә күчүе дип бәяләде.

11 июндә Уфада үткән корылтайны да шушы тактиканың дәвамы дип карарга була. Рәхимов республикада үзенә хуплау булуын күрсәтергә тырыша. Гәрчә, Башкортстан халыклары мәҗлесен бар республика мәнфәгатьләрен чагылдырган оешма дип атавы авыр. Башкортстан татар оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов Азатлыкка әйтүенчә, берничә тәэсирле татар оешмасы корылтайда гомумән катнашмаган.

Шуңа да карамастан, корылтай куелган максатларга иреште дип әйтергә була. Корылтайда чыгыш ясаучылар Русиянең милли сәясәтенә кискен тәнкыйть белдерде.

Рәхимов мәктәп програмыннан милли-региональ компонентны алу карарын "сукырлар сәясәте" дип атады, Русия кебек күп милләтле илдә Мәскәү кирмәне генә тарихын һәм бер генә тел өйрәнеп яшәп булмый диде. Ул шулай ук Русиядә федерализм принципларын саклап калу кирәклегенә басым ясады.

Рәхимов үзенең чыгышында Татарстан парламентының азчылыклар телләре турындагы Европа хартиясен раслау мөрәҗәгатенә хуплау белдерде.

Корылтайда Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул Рәхимовка бу хуплавы өчен рәхмәтен әйтте һәм аның фикерләрен куәтләп, Русиядә милли сәясәт концепсиясен булдыру кирәклеген белдерде.

Корылтайда әйтелгән каты сүзләрне Мөхәммәтшин сепаратизм дип түгел, ә халыкларның рухи ихтыяҗы дип аңларга чакырды.

Татарстан рәсмиенең шушы чарада катнашуы ике кардәш республиканың соңгы елларда бер юнәлештә хәрәкәт итүенең сирәк мисалы булып тора.

Мөхәммәтшин Башкортстанда Татарстан көннәрен, Татарстанда Башкортстан көннәрен үткәрү гадәтен яңартырга тәкъдим итте. Рәхимов бу тәкъдимне хуплап каршы алды.

Башкортстан халыклары мәҗлесе корылтае делегатлары Русия президенты, федераль җыен, хөкүмәт исеменә мөрәҗәгать һәм резолюция кабул итте.

Бу документларны Мәскәү кирмәненә җибәрелгән "тиешле сигнал" дип атарга була. Ул анда барып җитерме, Кирмән хуҗалары аңа колак салырмы, бу сорауга әлегә җавап юк.
XS
SM
MD
LG