Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясенең артуын көтү урынлымы?


Бер ел эчендә нефть бәясе берничә тапкыр үзгәрде. Бер мичкә бәясе $33 алып $71 кадәр күтәрелде. Алга таба нәрсә көтәргә?

Якын араларда нефть бәясе кризиска кадәр булган $147 дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә алырмы? Бу хакта финанс базарларны күзәтүче белгечләрдән сорадык. Алар, нефть бәясенең соңгы вакытта үсүен оптимизмның артуы белән бәйли.

Кризис, рецессия башланганнан бирле булган караңгы уйлар тарала бара, иң авыр заманалар үтте инде дигән өметләр туа, дип яза аналитиклар.

Мәсәлән, Ослодагы Нордиа банкы күзәтүчесе Сина Салтвед, көзен һәм кышын нефтьне куллану артачак, бәяләр үсәчәк, дип фаразлый.

Шул ук вакытта төрле ил хөкүмәтләре икътисадларны торгызу өчен чаралар күрә, акчалар кертә. Әмма бу үз чиратында инфляциягә китерергә мөмкин.

Эшмәкәрләр акчаларның кыйммәте төшүдән куркып, нефть яки башка ягулыкны алырга тырышачак, дип уйлый икътисад күзәтүчеләре. Шулай итеп, чималның бәясе артуын фаразлап була.

Нефть бәясенең күтәрелүе долларның кыйммәте төшүенә китерде. Алга таба да шулай булачакмы?

Күзәтүчеләр энергиягә бәяләрнең кинәт артып китүенә ышанмый.

Нефть бәясенең түбән бүлүы чималны чыгару авыр булган ятмаларга зур зыян сала. Чөнки алардан нефтьне бораулап чыгару табыш китерми башлады. Андый ятмалар Татарстанда да бар. Әмма җитештерү кимегән очракта да, ул 2012 елга кадәр әлләни сизелмәс, ди Сина Салтвед.

Икенче яктан, икътисад күзәтүчеләре нефть бәяләре чамадан тыш тиз үсеп бара, дип борчыла. Әгәр оптимизм, ягъни иң авыр заманалар үтте инде дигән омет нигезсез булса, базарлар яңадан ишелеп төшәргә мөмкин.

BNP Paribas оешмасы күзәтүчесе Харри Чилингарян нефть бәясе якын арада $50 түбән төшәчәк, аннан соң яңадан $65-70 кадәр күтәреләчәк, дип фаразлый.

Быел Халыкара Энергия Агентлыгы дөньяда нефтьне куллану бераз арткан дип хәбәр итте.

Кризиска карамастан, Татарстан хакимиятләре нефть эшкәртү планнарыннан баш тартмый. Күптән түгел Петербурда булган икътисади форумда Татарстан президенты нефть эшкәртү корылышын эшләтеп җибәрү планнары турында сөйләде.

Нәтиҗәдә, корылыш эшләп китсә, Татарстан республикада табыла торган нефтьнең күбесен эшкәртеп сатырга җыена.

Шулай итеп, Татарстан күкертле авыр нефтьне дөнья базарларына азрак чыгара башларга мөмкин.
XS
SM
MD
LG