Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:16

Русия конституцион мәхкәмәсе республика кануннарыннан суверенитет, гражданлык турындагы сүзләрне сызып ташлауны таләп итте. Бу гамәл миллионнарча кешеләрнең, дистәләрчә төбәкләрнең мәнфәгатьләренә һөҗүм булып тора.

Журналистлар һәм хокукчылар интернет челтәре аша бу яңалыкны бик тиз белеп алды. Аларның бу хакта фикерләре милли республика халкының карашына тәнгәл килә һәм халык фикерен исәпкә алмыйча ярамый. Ә халык республика мөстәкыйльлеген күптән референдумда сайлады.

90-нчы еллар башында милли республикалардагы шовинистик даирәләр, бигрәк тә Мәскәү тәэсире астындагылар мөстәкыйльлеккә каршы көрәш алып барды. Соңрак алар да күренми башлады. Нәкъ шул вакытта әзерләнгән конституцион мәхкәмә карары элек өстәл тартмасында үтәлмичә ятса, хәзер аны кемдер тартып чыгарып, төбәкләргә яңадан җибәрә. Янәсе, сезнең суверенлык илне җимерә. Кануныгызны төзәтмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез.

Татарстанның дәүләт оешмаларында, бигрәк тә парламент, прокуратура тирәсендә бу документка бернинди дә мөнәсәбәт белдермиләр. “Безгә бернинди дә карар килмәде, әгәр дә килсә, карарбыз, өйрәнербез, чарар күрербез”, диләр прокуратурада.

Чыннан да хәзер инде хокукый дәүләт белән идарә итү телевизор, газетлар, интернет аша алып барыла.Тәҗрибәле экспертлар суверенитет сүзен “чистарту”ның федерализм, күп милләтле дәүләт нигезләрен җимерү дип саный. Жуналист, күренекле аналитик Илдар Миргалимов кануннарны төзәтү нәкъ әлеге вакытта башлану очраклы түгел дип саный. Татарстанның федераль үзәк белән бәйләнешләре, матди бурычлары, төбәк сәясәтчеләренең авызын томалый дип фаразлый Илдар Миргалимов.

“Белгәнемчә, суверенитет сүзен республика кануннарыннан алу таләбе күптәннән белдерелгән булган. Ләкин ул онытылып торып, хәзер кабат искә алынды. Бу вәзгыять шайтый сораулар тудыра. Минемчә, бу икътисад белән сәясәтнең бер-берсенә бәйле булуының үрнәге.

Икътисади кризистан иң күп зыян күргән төбәкләрнең берсе – Татарстан. Икътисад экспортка бәйле булу сәбәпле, республика бик күп югалтулар кичерде. Әгәр дә Татарстан нефть продуктларын сатудан кергән акчасын, Русия кебек, үзенең тотрыклылык фондына җыеп барган булса, бәлки бүгенге хәл алай ук катлаулы булмас иде. Элек Татарстан салым рәвешендә Мәскәүгә акча түләп торса, хәзер Татарстан Мәскәүдән акча сорарга мәҗбүр. Димәк, Татарстан Мәскәү акчасына бәйле булып тора.

Татарстанның бу бәйлелеген исәпкә алып, Мәскәү шундый катгый таләпләр куя башлады дип уйлыйм. Бу вәзгыятьтә аларга каршы тору да шактый катлауланды. Әмма Татарстан хакимияте тиз генә бирешмәс, суверенитет сүзен калдыру әмәлен табачак. Шул ук вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүнең дә файдасы булмыйча калмас, республика шуның нигезендә сөйләшү алып барырга тиеш дип уйлыйм”, диде Илдар Миргалимов.

Әлбәттә, Русиянең кечкенә төбәкләре үзәктән дотация алу бәрәбәренә теләсә нинди чигенешкә әзер. Милли республикалар исә тарих, милләтләрнең уртак борчылулары турында оныта алмый. Парламент ялда, кечерәк чиновниклар хәзергә эндәшми. Зурыраклары нәрсә уйлаганын соңрак белербез. Чөнки бу тел яшереп тора торган очрак түгел.

XS
SM
MD
LG