Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгар җыенына 20 ел


Быел 13 июньдә булачак дини бәйрәмгә 20 меңнән артык мөселман көтелә. Болгарга Русиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә башлады инде. Беренчеләрдән булып магнитогорскилылар чатырлар корды.

Чиләбе өлкәсенең Магнитогрски шәһәреннән килүчеләр Болгарга килеп төн үткәрүне кулай күргән. Дөнья татар конгрессы башкарма комитетында чит төбәкләр белән эшләү бүлеге рәисе Марс Тукаев сүзләренчә, иң зур төркем Ульян өлкәсеннән булачак.

“Елдан-ел анда катнашучылар арта бара. Узган ел 17 меңләп кеше килгән иде. Быел 20 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Безгә бу мәгълүматны төбәкләрдәге мөфтиятләр, конгрессның җирле оешмалары бирде.

Ульян өлкәсеннән генә дә 3 меңнән артык кеше киләчәк, дип хәбәр иттеләр. Чуашстаннан, Самар өлкәсеннән меңнән артык, Оренбурдан меңгә якын кеше булачак. Хәтта ерак Ханты-Манси төбәгеннән дини-милли бәйрәмебезгә 150 кеше киләчәк”, ди Тукаев.

Спас районының Болгар шәһәрендә узачак чараны быел Татар конгрессы башкарма комитеты, Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, республика министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе һәм мәдәният министрлыгы үткәрәчәк.

Тукаев сүзләренчә, менә 20 ел инде бу бәйрәм Үзәк диния нәзарәте үткәргән төп чараларның берсе булып тора. Узган елгы чарада Болгарда дин әһелләреннән Үзәк диния нәзарәтеннән Тәлгать Таҗетдин һәм Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт кенә чыгыш ясаган иде.

Ислам динен кабул итүнең 1120 еллыгы уңаеннан 13 июнь көнне иртәнге сәгать 10 да башланачак чарада Төркиянең дини эшләр идарәсе башлыгы Али Бардак-оглы, Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

“Анда килгән, бәлки 20 меңнән дә артып китәр, кунакны ашату-эчертү мәсьәләләрен күбесенчә төбәкләрдәге диния нәзарәтләре үз өсләренә ала. Бу юлы Чуашстан мөселманнар диния нәзарәте генә дә 20-ләп Корбан чалып халыкка плаулар таратачак. Бүтән мөфтиятләр дә кунакларга шундый ук сый-хөрмәт күрсәтәчәк”, ди Марс Тукаев.

Тарихчылар белдерүенчә, Болгар иленең дәүләт буларак оешуында һәм үсешендә, Европа илләре дәрәҗәсенә күтәрелә алуында ислам диненең йогынтысы зур булган. 922 елда Алмаш хан тарафыннан ислам диненең рәсми кабул ителүе, Багдад халифәтенең моны тануы һәм 930 елда Болгар мөселманнарының хаҗ кылулары бу дәүләтнең тарихында мөһим роль уйнаган вакыйгалардан була. Ислам диненең Болгар җәмгыятенә үтеп керүен Багдад халифәтенә кадәр булганлыгы мәгълүм. Болгар җиренә илче буларак килгән Ибн Фадланның биредә мәчетләр, мәдрәсәләр күреп таң калуы да билгеле.
XS
SM
MD
LG