Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми сәламнәр һәм чын гамәлләр


11-12 июнь көннәрендә Татарстан җитәкчеләре төрле рәсми чараларда, очрашуларда катнашып, үз фикерләрен, теләкләрен билгеле җитәкчеләргә, киң җәмәгатьчелеккә җиткерде.

12 июнь – Русия көне. Шуңа күрә бу көнне бөтен илдә, шул исәптән Татарстанда да ял итәләр. Әмма сәяси тормышта бер мизгел дә тәнәфес тә юк. Пәнҗешәмбе, 11 июнь көнне Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстан халыклары ассамблеясы корылтаенда катнашып, рәсми хакимиятне һәм республика халкын рухландыручы сүзләр әйтте. Халыклар дус яши, республикалар бергә уртак мәнфәгатьләрне яклый, ярдәмегезгә рәхмәт.

Русиянең милли сәясәтен яхшырту, туган телләрне укыту өчен федераль оешмалар белән көч алышканда Уфа һәм Казан бер-берсенә арка терәп тора. Фәрит Мөхәммәтшинның Уфадагы чыгышы шундый рухта булды. Дөрес, Башкортстан татарларының кайбер зур оешмалары ассамблея корылтае эшендә катнашмады, алар рухи һәм оештыру кризисыннан чыга алмый, татарларны яклаучылар куренми.

Русия хөкүмәтенең рәсми басмасы “Российская газета”ның 11 июнь санында федераль тикшерү оешмаларының Башкортстанны бик каты тикшереп, эшне төзәтергә җыену хакында мәкалә басылып чыккан. Әйе, Русия үзәге белән республикалар арасы катлаулы.
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдән тәнкыйтьләнгән һәм “Бердәм Русия” фиркасен чеметкәләгән Мортаза Рәхимов белән хушлашып Казанга кайтты. 12 июнь көнне ул татарстанлыларны Русия көне белән котлады. Котлау тексты гадәттәгедән җылырак һәм илһамлырак.

“Татарстан үз язмышын беркайчан да Русиядән аермады. Уртак уйлар, уртак өметләр белән яши. Уңышларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак. Күп гасырлык дуслык, туганлык һәм үзара хөрмәт хисләре безнең өчен бик кадерле. Милләтләр арасындагы татулыкны да югары бәялибез. Халык әйтмешли, йолдызлар күбрәк булган саен, күк йөзе яктырак балкый. Россия күге дә шулай: үзенчәлекле һәм якты. Анда барлык милләтләргә һәм халыкларга урын табылган, аларның мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен үстерү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Бу - безнең бердәмлегебез файдасына тагын бер ышанычлы дәлил”, ди Татарстан парламенты башлыгы.

Уфада үткән корылтайда федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләүнең кем бакчасына таш ату икәнен гади халык аңламый. Хәтта җитәкчеләр дә үзәкнең артык каты сәясәт алып баруы кем тәэсирендә булуын аңламый. Дмитрий Медведев тәэсиреме яки Владимир Путин кулы уйныймы - билгесез. Аларның кайсы каты куллы һәм кем демократ соң? Һәркем үзенчә аңлый ала.

Шул арада Татарстан презденты Миңтимер Шәймиев премьер-министр Владимир Путин белән очрашты. Сүз Татарстанның социаль-икътисади вәзгыяте турында барган. Нефть табу, аны эшкәртү, торак төзү, эшсезлек белән көрәш, КамАЗны эшләтү бөтен Русиянең тормышына тәэсир итәрлек.

Ә калганын сүз арасындагы мәгънәне телевизор сөйләми, газета язмый. Ни дисәң дә, Владимир Путин “Бердәм Русия” фиркасе җитәкчесе. Ул Миңтимер Шәймиев белән сәясәт һәм кадрлар турында фикер алышмый калмагандыр.

Күпләрне Русия хөкүмәтенең Свияжский утравында федераль дәрәҗәдәге тыюлык төзү өчен кирәк акчалар, бу тыюлыкны гамәлгә кую турындагы Русия хөкүмәте карары кызыксындыра. Универсиадага әзерләнү өчен чиксез акчалар табасы, бихисап эшләр башкарасы бар.

Бүген Казандагы сәясәт белгечләре Русия көнен бәйрәм итеп күңел ачасы урынга кадрлар сәясәте турында баш вата. Путин белән Шәймиев ни турында сөйләшкәннәр? 2010 елның мартыннан соң Татарстан дилбегәсе кем кулына калыр? Моны хакимият фиркасе хәл итәргә тиеш. Ни генә булса да, Миңтимер Шәймиевнең Татарстан идарәсеннән китүенә ышанучылар юк диярлек.

Ә тормыш үзенчә бара. Шул ук 12 июнь көнне Татарстанның ике рәсми газетында Миңтимер Шәймиевнең Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлавы басылган. Русия көнендә дә татарларның үз сабан туе турында уйлавы беркемне дә гаҗәпләндерми.
XS
SM
MD
LG